Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зәй районында Таҗетдин Ялчыгол мирасына багышланган XIII фәнни-гамәли конференция узды

Зәй муниципаль районында бөек мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте» дип аталган XIII фәнни-гамәли конференция узды.

Чараны Зәй муниципаль районы, Бөтендөнья татар конгрессының Зәй җирле бүлеге һәм Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Зәй районы мөхтәсибәте бергәләп оештырды.

Конференция кысаларында кунаклар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Чара Имәнлебаш авылында кунакларны каршы алу һәм чәй табыны артында аралашудан башланды. Аннан соң катнашучылар Таҗетдин Ялчыгол каберен зиярәт кылдылар, Җиңү бульварындагы һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.

Шулай ук кунаклар Зәй балалар музыка мәктәбенең 65 еллык эшчәнлеге белән таныштылар, Ялчыголга багышланган Истәлек билгесендәге күргәзмәләрне һәм Т. Ялчыгол исемендәге үзәк мәчет ишегалдындагы экспозицияләрне карадылар. Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе эшчәнлеге белән дә танышу узды.

Рәсми өлеш һәм чыгышлар

Өйлә намазыннан соң Коръән аятьләре укылып, конференция рәсми рәвештә ачылды. Чарада түбәндәге кунаклар чыгыш ясады:

Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов;

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм итү Фонды башкарма директоры Нурия Миннәхмәт кызы Һашимова;

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров.

Фәнни докладлар

Конференция барышында түбәндәге күренекле галимнәр һәм белгечләр чыгыш ясады:

КФУ профессоры, академик Хатыйп Миңнегулов — «Олуг мәгърифәтче Т. Ялчыгол эшчәнлеге хакында аерым фикер-күзәтүләр»;

ЯЧДПУ профессоры Рафис Шәймәрданов — «Таҗетдин Ялчыгол иҗатының бүгенге көн укыту-тәрбия процессында кулланылышы»;

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рухия Ахунҗанова — «Таҗетдин Ялчыгол иҗатының әһәмияте»;

Язучы Марсель Гарипов — «Азнакай төбәкчеләренең Ялчыгол иҗаты һәм тормыш юлы буенча эзләнүләре»;

Укытучы Рәмзия Җиһаншина — «Татар мәгарифе тарихында мәдрәсәләрнең роле»;

Дамир Ахунов — «Ялчыголның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүдә нәсел дәвамчылары эшчәнлеге».

Йомгаклау

Конференция бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Лауреатларга бүләкләрне Разиф Кәримов һәм Ирек Шәрипов тапшырды.

Бу чара тарихи мирасыбызны саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү өчен мөһим адым булды.

https://zainsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news

Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар