Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ютазыда Әнвәр Шәриповның юбилее уңаеннан әдәби кичә узды

Ютазы җирендә  татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына исемнәре язылган, Кәрәкәшлы авылында туып – үскән татар халкының зыялы шәхесләренең юбилей көннәренә багышланган тантаналы чара узды.

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Шәриповның 85 яше тулу һәм шагыйрь Сирин Батыршинның тууына 130 ел тулу уңаеннан якташлары зур чара оештырганнар: туган як тарихын өйрәнү музее буйлап сәяхәт, мәдәният йорты фойесында Татарстан  рәссамнарының картиналары күргәзмәсе, туган як тарихын өйрәнү музее тәкъдим иткән тематик экспонатлар урнаштырылган күргәзмәләр, район Мәдәният сараенда оештырылган әдәби кичә.

Кичәне ачып җибәргән район башлыгы Аяз Шәфигуллин тантанада катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, бу истәлекле вакыйга белән  котлады. Татар әдәби мирасын саклауга һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен,  Әнвәр Шәриповка «Ютазы районы алдындагы казанышлары өчен» Медален тапшырды.

ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип  Факил Сафин, Ютазы  төбәгенең күренекле шәхесләре иҗатының әһәмиятен ассызыклап үтте,  район үзәк китапханәсенә  татар язучыларының китапларын бүләк итте.

Язучы Рәкит Әбделманов Ютазы районы башлаганың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Чара язучыларның туган авылы Кәрәкәшледә   “Мин дөньяны үзем иҗат итәм” дип аталган әдәби – музыкаль кичә белән дәвам итте.

Чарада, шулай ук,  шагыйрь Айрат Шәйхетдинов катнашты.

Валентина Ибраһимова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар