Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Юлбасма» нәшрияты Йолдыз Миңнуллинаның иҗади лабораториясенә чакыра

«Юлбасма» нәшрияты авторларны шагыйрь Йолдыз Миңнуллинаның иҗади лабораториясенә чакыра.

«23 майда Татарстан Милли китапханәсендә „Юлбасма“ нәшрияты көне узачак», дип хәбәр итә нәшрият җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова.

«Юлбасма» нәшрияты көнендә рәссамнар, дизайнерлар, фотографлар өчен лекцияләр, шулай ук ата-аналар һәм балалар өчен махсус программа каралган.

Программаның хедлайнеры — авторлар өчен Йолдыз Миңнуллинаның «Киләчәк кешеләре инде безнең арада: балалар өчен язганда сюжет кору алымнары» дип аталган. Башлана — 15.00 сәгатьтә.

«Лабораториядә катнашу өчен махсус форманы тутырырга һәм сайлап алуны узарга кирәк», дип искәртә оештыручылар.

«Юлбасма» нәшрияты көне кысаларында авторлык хокуклары мәсьәләләренә караган махсус лекция дә планлаштырылган. Аны юридик фәннәр кандидаты Ришат Хәсәнов укыячак.

//tatar-inform.tatar/ Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр