Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Җыен» фонды Мәҗит Гафурига багышланган китап чыгарды

«Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән Мәҗит Гафуриның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган фәнни-популяр җыентык чыгарды.

«Безнең байлыгыбызны тегеннән дә тарткалыйлар, моннан да. Мәҗит Гафурины башкорт язучысына әйләндереп бетерделәр. Бу китапны укыган кеше аның чын мәгънәсендә, иҗаты ягыннан да, нәсел-нәсәбе ягыннан да, фикерләү ягыннан да 100 процент татар икәненә ышана», диде җыентыкның редколлегия әгъзасы, халык шагыйре Разил Вәлиев.

Китапның фәнни мөхәррире һәм кереш сүз авторы — филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина. Төзүчеләр — филология фәннәре кандидатлары Айгөл Ганиева һәм Алсу Хасавнех.

Җыентыкка Мәҗит Гафуриның укучыга моңарчы таныш булмаган кайбер әсәрләре, хатлары, мәкаләләре кертелгән. Төрле чор иҗат әһелләренең һәм галимнәрнең аның турында фәнни-публицистик язмалары урын алган.

Җыен фонды «Шәхесләребез» сериясенә Татарстан фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Госманов нигез салган. Әлеге сериядән җитмешләп китап бастырып чыгарылган.

(“Татар-информ” Рузилә Мөхәммәтова)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина