Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Язучылар Опера һәм балет театры янында урнашкан Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Быел биредә Шигырь бәйрәме булмаячак. Шулай да һәйкәл янына алтмышлап кеше жыелган иде.

«Быел шигырь бәйрәме яңа урында булса да, без бу урынны ташламыйбыз», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Тукай шигырен укыды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров регионнарда да Тукай һәйкәле янында шигъри чалалар булуын әйтте.

Шагыйрьләр Мөхәммәт Мирза, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Наил Касыймов шигырьләрен укыды.

tatar-inform.tatar/news/Рузилә Мөхәммәтова

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов