Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар сөйләшә: «Курыкмыйча исемләп әйтәм – әсәрләрнең иң яхшысы минеке иде!

Ни кызганыч, ТР Рәисе каршындагы Туган телләрне саклау комиссиясе тарафыннан 2 мәртәбә оештырылган «Ябык әдәби конкурс» быел игълан ителмәде – акча юк. «Менә дигән шәп әсәрләр язылып дөньяга чыкмый ятадыр – иҗатчылар конкурска бирергә дип көтәдер», – дип борчыла Язучылар берлегенә җыелган язучылар.

Камал театры оештыра торган «Яңа татар пьесасы» конкурсы үтә бит, Казан мэриясе «Алмачуар» балалар драматургиясе конкурсын гамәлгә куйды – уңышлы гына нәтиҗәләр ясалды, һәм 2 әсәр «Апуш»та куелачак. «Татмедиа» белән Татарстан китап нәшрияты патриотик әсәрләргә конкурс игълан итте. Ягъни, әдәби тормыш кайный да кебек, ә уңышлы нәтиҗәләре дә булган «Ябык конкурс» әлегә паузада. Әйе, пауза гына, дип өметләник.

Язучылар да борчыладыр, әлбәттә. Сүздән сүз чыгып фикер алышына, кат-кат анализлар ясала. Язучылар берлеге бинасында шундый очрашуларның берсе «Хәзерге татар прозасы: эзләнүләр, табышлар, югалтулар» дигән темага фикер алышу – Әдәби тәнкыйть, Проза, Балалар әдәбияты секцияләренең берләштерелгән утырышы үтте.

Билгеле булганча, призлы урынны алган һәм уңышлы дип табылган проза әсәрләренең байтагы – «Казан утлары» журналында, бер өлеше китап булып та басылып чыкты. «Алар хәзерге татар прозасының торышын, табыш-югалтуларын билгеләргә мөмкинлек бирә», – дип, әдәби җәмәгатьчелекне фикер алышуга чакырды әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов.

Әлфәт Закирҗанов: Соңгы 4 ел эчендә 2 тапкыр «Әдәби конкурс» оештырылган иде, аның нәтиҗәләре киң җәмәгатьчелеккә киң күләмдә җиткерелде. Зур күләмле матди кызыксындыру чаралары да йогынты ясагандыр. Әдәби конкурс әсәрләре буенча фикер алышулар булса, әйбәт булыр иде. Бүген шушы әсәрләр буенча фикерләребез белән уртаклашып карыйк, ул «Бүгенге татар прозасы ни хәлдә?» дигән сорауга җавап эзләү дә булып торыр. Демократик рухта булсын иде сөйләшүебез.

Ринат Нуруллин: Мондый конкурслар бик кирәк. Ләкин оештыру мәсьәләсендә чатаклыклар бар. Мондый конкурслар жюри тарафыннан I, II, III урыннарны билгеләүне күздә тота. Бу яктан караганда, әдәбият өлкәсенә спорт ярышы керә башлаган кебек тоела: I урын – алтын медаль, II урын – көмеш медаль, III урын – бронза. Бу – дөрес түгел, чөнки конкурсның максатында «язучыларны иҗатка дәртләндерү күздә тотыла» дип әйтелгән. Күп кенә кеше беренче конкурста катнашты. Шигырьләр белән җиңелрәк – яздың да җибәрдең, урын алдың-алмадың – мөһим түгел. Күләмле әсәр язган кешегә бик кыен: повесть язсаң, конкурс шартлары буенча аны 2 данәдә бастырырга кирәк. 100 битне 2 данәдә бастырсаң – 200 бит, битен 3әр тәңкәдән санасаң да, әсәрен конкурска бирү өчен кеше акча чыгара. Шуңа беренче 3 урынны гына бирү дөрес әйбер түгел. Бер – I урын, ике – II урын, өч – III урын билгеләргә мөмкин. Алай итсәк, без кешене дәртләндерә алабыз.

Айсылу Галиева: Без бөтенесенә премия бирә башласак, конкурсның приз фонды чәчеләчәк – премияне бүлгәләргә кирәк булачак. Бу чираттагы «рядовой» конкурска әйләнеп калачак.

Рузилә Мөхәммәтова: Гафу итегез, лаеклы 3 урын табып булмаган номинацияләр дә булды.

Рифат Сәлах: Бу конкурс күп кешене активлаштырып җибәрде. Иренеп яткан язучылар үзләренең язучы икәннәрен искә төшерде – яза башладылар. Мин әллә кайчан язылган шигырьләремне генә түгел, качып яткан хикәямә кадәр табып конкурска җибәрдем. Җиңүче булмасам да, язучыны уятып җибәрергә яхшы булды. Тагын бер яхшы ягы: бездә үсмерләр әдәбияты аз иде, шушы конкурстан соң Татарстан китап нәшриятында үсмерләр өчен әллә ничә китап чыкты. Конкурсның иң файдалы ягы шушы үсмерләр әдәбияты дип саныйм. Мин аларны – Лилия Гыйбадуллина, Алмаз Гыймадиев әсәрләрен – үсмер чакка кайтып, рәхәтләнеп укып утырдым.

Камил Кәримов: Бүгенге көннән караганда конкурсларга никадәр акча әрәм ителә. Мин әйтер идем: әйдәгез, шул приз фондын «Казан утлары»на, «Мәдәни җомга»га биреп, аларның гонорарларын арттырып булмыймы? Хәзерге гонорарлар адәм көлкесе бит, җегетләр! Кәгазь алырга да җитми. Без моның белән нәрсә отабыз? Язасы килмәгән кеше барыбер язмый. Кемнәр җиңәсен дә чамалыйбыз. Ни өчен беләбез? Чөнки һәрвакытта да талантлылар җиңә. Теге кеше кимсенеп кала. Мин бик рәнҗим бу конкурсларга – чынлап әйтәм. Мин моны 20 ел буе әдәби журналның проза бүлегендә эшләгәнгә әйтәм.

Хәзер профессиональ язучылар юк, элек бар иде. Элек Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Гомәр Бәшировлар, саный китсәк, күп алар – профессиональ язучылар – үз язганы белән тамагын туйдыра ала иде. Яшерен-батырын түгел – бер китапка бер «Жигули» тия иде. Әсәрең «Казан утлары»нда чыкса, диңгез буена барып кайтып була иде. Ул вакытта әдәбиятны хөкүмәт кайгырта иде. Хәзер без ялынып акча табабыз да, конкурс оештырабыз. Мин моны әрәм хезмәт дип саныйм. Язучы әсәрен матбугатка үзе алып килергә һәм тиешле бәясен алырга тиеш.

Кызык әсәрләр кирәк. Шундый чор җитте: без хәзер әсәрнең башын карыйбыз да, телефонга ябышабыз – анда кыска, анда фикер, барысы да күз алдында, роман укып торасы да юк. Ә пьеса язарга ярый, чөнки аңа акча әйбәт түлиләр. Сүзем бетте!

Әлфәт Закирҗанов: Конкурста җиңеп чыккан әсәрләрне мин нигездә дөрес бәяләнде һәм татар әдәбиятында кызыксынып укыла торган әсәрләр барлыкка килде, дип саныйм. Зөлфәт Хәкимнең беренче конкурста җиңгән әсәре – игътибар итегез – сугыш вакыйгаларына бүгенге көн күзлегеннән яңача караш. Ул фәлсәфи тирәнлеге белән аерылып тора. Совет солдаты белән немец солдатының очрашуы һәм бер-берсенә кеше итеп карый алуы… дөрес, бу сюжет бар иде, ләкин Зөлфәт аны яңа яктан үстерә, бүгенгебез белән бәйләп алып бара. Бу әсәр бүгенге татар прозасында иң көчле әсәрләрнең берсе буларак, башка телләргә тәрҗемә итеп, татар әдәбиятының бер үрнәге буларак тәкъдим ителә ала.

Камил Кәримов: Гафу, бүлдерәм, диалог булсын. Зөлфәт Хәким дигән язучыбыз нинди генә конкурста катнашса да, профессиональ җиңүче. Ул гел җиңүче булачак, чөнки аннан уздыру өчен, ай-яй, үсеп җитмәделәр. Шуңа күрә конкурсларда профессиональ язучы белән беренче әсәрен язган кеше ярыша. Ул, мескен, җиңүче булмаячак.

Әлфәт Закирҗанов: Бәхәскә кермим…

Дания Заһидуллина: Икенче конкурста Зөлфәт II урын алды. Беренче тапкыр катнашучы – I урын.

Әлфәт Закирҗанов: Роман жанрында азмы-күпме билгеле шәхесләр хәрәкәт итсә, хикәя-повесть жанрларында без аз белгән никадәр кешенең иҗатына этәргеч бирдек. Шул ук Рәҗәп Бәдретдиновны алабызмы, тагын бар андыйлар… Әгерҗедән, Башкортстаннан… Билгеле булмаган 3-4 кеше килеп керсә дә, бу – үзе үк конкурсның кирәклеген күрсәтә түгелме?

Икенче конкурста I урын алган роман яңарак кына «Казан утлары»нда басылып бетте. Романда гражданнар сугышы чоры Пермь төбәгенә караган, безгә аз таныш булган Казанлы авылы белән бәйләп ачыла. Автор нәкъ шушы төбәккә бәйле мәдәни һәм тарихи катламнарны тыгыз үреп бара. Бу чордагы күп төрле хәрәкәтләрнең үзара мөнәсәбәтләре, каршылыклары күрсәтелә. Берничә сюжет сызыгы Ильяс образына тоташтырылып тәкъдим ителүен мин кабул иттем. Вакыт үтеп, әсәрне икенче хат укыганнан соң кимчелекләре дә, бераз көпшәк булуы да күренә. Ильяс та чорның милли герое дип әйтерлек дәрәҗәгә күтәрелеп җитмәгән кебек тоелды. Эзлеклелеккә кагылышлы сорауларның да бер өлеше ачык кала.

Камил Кәримов: Тарихи әсәрләр «Казан утлары» журналының 70 процентын алып тора. Тарихны язарга кирәк, әлбәттә, ләкин тарих белән генә булмый бит. Мәхәббәте дә кирәк инде, армиясе дә кирәктер…

Әлфәт Закирҗанов: Берничә тарихи әсәрнең исемнәрен ата да, шуларда тарихны чагылдыруда нинди уңышлы якларын күрәсең һәм, синең карашыңча, нәрсә җитми?

Камил Кәримов: Мин үз гомеремдә исемнәр санап шактый кыйналган кеше, шуңа исемнәр әйтеп тормам инде. Ә тенденцияләр турында сөйләшергә ярый.

Дания Заһидулллина: Беренче конкурска килгән әсәрләрдән Рүзәл Мөхәммәтшинның «Лаләләр» хикәясе һәм Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы бик югары планка куйды. I урынга чыккан әсәрләрдән соң II һәм III урын әсәрләре арасында шактый зур упкын барлыкка килде. Икенче конкурс игълан ителгәннән соң, без романнар, хикәяләр арасында әлеге югары планканы алып бетерерлек әсәр бармы, дигән сорау куйдык үз арабызда. Чөнки Рүзәлнең гаҗәеп хикәя иде, Зөлфәт Хәкимнең романы да бик шәп иде. Икенче конкурста Зөлфәт Хәким тагын роман белән катнашса да, икенче романы беренчесеннән күпкә кайтышрак тоелды, һәм мин аның II урынны алуын дөрес дип саныйм.

Камил абыйның соравына җавап биреп карыйм. Мондый конкурслар кирәкме? Әлбәттә, «Казан утлары» һәм башка газета-журналларның гонорар фондын арттырырга кирәк. Ләкин бу – конкурска бәйле мәсьәлә түгел. Монда пәри башка, җен башка. Бу конкурска килгәндә, беренче һәм икенче конкурс арасында прозада үсеш бармы, эволюция барамы дисәк, без ул үсешне күрдек. Чөнки беренче конкурста проза әсәрләренең күбесендә без эчтәлек сөйләп чыгу, публицистикага төшеп китү, образлылыкның җитенкерәмәве белән очраштык. Бигрәк тә повестьта һәм хикәяләрнең күпчелегендә авторлар әбисе-бабасы сөйләгән, күршесе сөйләгән вакыйгаларны сөйләп чыгалар да шуны тәкъдим итәләр. Әлбәттә, болар инде югары урынга чыга алмый. Икенче конкурста без әдәбилек ягыннан әсәрләрнең көчлерәк булуын күрдек. I, II, III урын турында сүз алып барганда, икенче конкурста 7-10 әсәр бер төркемгә керде – урыннар арасында зур упкын юк. Беренче курста без берничә әсәрне генә аерып карасак, монда һәр төрдан 7-10 әсәрне «Казан утлары»на тәкъдим итерлек көчле әсәрләр булуын күрәбез. Әдәбилек ягыннан нәрсә үзгәрде, дигән сорау куйсак, мин прозада психологизм һәм образлылык ягыннан үзгәрешне әйтер идем.

Биредә «кәгазьгә чыгару авыр» дигән сүз булды. Әйе, без әсәрләрне кәгазьдән укыйбыз, ләкин мин электрон вариантны да авырсынмыйча укый алам. Моның яхшы ягы да бар – бездә текст калыр иде. Кәгазьдә булганда, без, бәя куйганчы, текстны бер-беребезгә биреп җибәргән булабыз, ә кайчакта текстка яңадан кайтып карыйсы да килә.

Үземне борчыган тагын бер әйбергә тукталасым килә. Конкурс шартлары буенча I, II, III урын алган әсәрләр акчалата премиягә ия була, «Казан утлары»нда гына басылып калмыйча, Татарстан китап нәшриятында да басылып чыгалар, рус теленә һәм башка телләргә тәрҗемә ителәләр. Ә беренче конкурстан мин бары тик I урынны алган романны һәм хикәяне генә аерып күрсәтер идем. Мөгаен, безгә тәрҗемә эшен һәм китап итеп бастыруны конкурстагы 3 урын белән бәйләп куймаска кирәктер. Монда шулай ук – пәри башка, җен башка. Шактый күләмдә әсәр килде, без аларны бәяләп, үзара чагыштырабыз. Мәсәлән, I урынны алган роман ул роман таләпләренә туры килә торган әсәрләрнең берсе булса да, татар әдәбиятының йөзен билгели торган иң яхшы әсәр дигән сүз түгел.

Икенче конкурска килгәндә, Әлфис Гаязовның романы – иң зур бәхәсләргә тап булган әсәр. Ул бик матур башланып китә һәм үзенә ияртә. Аны укыганда иң зур канәгатьсезлек аерым бер мотивларның оешып, аннары ачылып бетмәвеннән туды. Мин сюжетларның тәмамланмавына бик аптыраган идем. Соңыннан белдек: бу – трилогиянең беренче китабы икән, ул дәвам ителәчәк икән. Конкурска трилогиянең беренче әсәре бирелү дә мантыйкка сыя торган әйбер түгел. Бу әсәрне тулысынча бәяләргә мөмкинлек бирми.

Быелгы әсәрләр арасында 2 бик матур биографик әсәр бар иде: аның берсе – Нәбирә апа Гыйматдинованыкы, икенчесе – Лилия Гыйбадуллинаныкы булып чыкты. Әсәрләр матур, ләкин аларны I урынга чыгарып булмаганы аңлашыла, чөнки конкурста әдәби әсәрләр турында сүз бара. Әмма, бәхәсләр булса да, әсәрнең кызыклыгы Лилиянең әсәрен III урынга чыгарырга мөмкинлек бирде.

Мин «жанрларга бүлмәскә» дигән фикер белән килешә алмыйм. «Повесть» жанрында шигырь белән язылган бер әсәр бар иде. Поэмага якын әсәрне без прозага кертеп бәяли алмадык. «Хикәя» жанрында берничә нәсер бар иде. «Нәсер» позициясе булса, бу әсәрләр урын алыр иде, әмма алар хикәя белән ярыша алмый. Шуңа мин төрләргә аеруны дөрес дип саныйм.

«Роман» жанрында минем өчен ачыш булган әсәрләр очрады. Мәсәлән, Фатыйха Аитова язмышына багышланган роман – авторын белмим – 20 йөз башындагы байлар тормыш һәм аларның милләткә хезмәте турында кызыклы гына әсәр. Әмма әлеге дә баягы фәлсәфи тирәнлек җитмәве белән ул беренче өчлеккә кермәде. «Дары бистәсендә» дигән әсәр дә кызыксындырды. Соңыннан белдем: аны археолог егетебез язган икән. Ул – 1825 елда Казанның Дары бистәсендәге тормыш турында шундый матур язылган әсәр. Әмма авторның осталыгы җитмәү сәбәпле, беренче өлеше әдәби әсәр булып бара да, икенче өлеше фактологик сөйләп чыгуга – фәнни-публицистик материалга әйләнеп кала. Кыскасы, беренче 10 әсәр арасында кызыклы сюжетка корылган, бездә моңарчы булмаган геройлар алып килә торган шактый әсәр бар…

Камил Кәримов: Монда җиңүчеләрне һәм җиңелүчеләрне чакырасы булган…

Рабит Батулла: Җиңелүче мин бит инде.

Камил Кәримов: Сез җиңелеп җиңәсез.

Рабит Батулла: Бер конкурста да урын алганым юк.

Дания Заһидуллина: Минем уйлавымча, бөтенләй билгесез авторлар билгесез әсәрләре белән беренче унлыкка кергән икән, димәк, бу авторлар белән Язучылар берлеге яки журнал алга таба эшли ала. Конкурс булмаса, алар бөтенләй катнашмас иде.

Әлфәт Закирҗанов: Бер борчу бар – язучыларыбыз язылган әсәрләрен бастырмыйча, конкурс көтеп, папкада саклап тормаслармы?

Камил Кәримов: Бар, бар андыйлар.

Рабит Батулла: Дөрес эшлиләр.

Әлфәт Закирҗанов: Дания үсеш күренүен әйтсә дә, мин эволюция дип сакланыбрак әйтер идем. Ике ярыш арасы 1 ел инде ул – авторга яңа әсәр турында уйлау өчен вакыт калмый. Ул я алдан язылган, я ашык-пошык язылган әсәр була ала – монда каршылык тумыймы?

Илсөяр Иксанова: Вакыт бирделәр бит – быел булмый.

Әлфәт Закирҗанов: Рабит абый, «мин җиңелүче» дидең. Нинди әсәр белән катнашкан идең – сер түгелдер. Җиңеп чыккан әсәрләрне укыдыңмы? Берәрсен булса да. Фикерләрең ничек?

Рабит Батулла: Берәрсен булса да укыдым. Сүз әйтергә дип түгел, I урынны алырга өйрәнергә дип килгән идем. Исемнәрне дә яшереп карадык инде… урын ала алмадык.

Беләсезме нәрсә: Тукай бүләге алам дип әсәр яза башлау – җимерелүгә китерә. Көн кадагына суга торган әсәр язам да миңа урын бирәчәкләр, дигән нәрсә дә җимерелүгә китерә. Бу – ялган максат! Кеше бүләк алырга дип язарга да, ул турында уйларга да тиеш түгел. Бүләкне китереп бирергә тиешләр. Катнашучылар арасында, премиягә лаек булырга дип, көн кадагына суккан темага яза башлаучылар күп – сизелә ул. Ихлассызлык, һөнәрмәнсезлек… Туфан Миңнуллинга бөтен бүләкләрен китереп бирделәр, чөнки ул ихлас язучы иде. «Казан утлары»ның соңгы номерларында берничә әсәр бүләккә өмет итеп язылган – ул күренә. Алар укырлык түгел. Болар әдәбилекне югалтканнар. Шуннан куркыгыз! Язучы ихлас булырга тиеш.

Җәмәгать, тел мәсьәләсе дә бар бит әле. Русча уйлап язылган җөмләләр бар. Мәсәлән, бер егет белән кыз яңгыр яуганда чыланып үбешеп торалар. Егет күзәтә: кызның юеш тәненә күлмәге ябышкан. «Аның тыгыз матур күкрәкләрен чыланган күлмәге ассызыклап тора иде», – дип язылган.

Камил Кәримов: Бу – пенсия яшендәге кеше…

Рабит Батулла: Бу бит – шыгырдап торган туфта! Ассызыклау, астөшермәләр, дибез. «Мокрое платье подчеркивает упругие груди», – дип уйлаган да бу, шулай язып куйган. Русча уйлап язучыларны мин язучыга санамыйм.

Әлфәт Закирҗанов: Монда бер әйбер бар: син астөшермәләр турында уйлагансың, мин ул автор сурәтләгән әйбер турында уйладым.

Рабит Батулла: Кем ничек уйлый инде…

Камил Кәримов: Авторның кем булуы кызык түел, ул сурәтләгән кешене күрәсе килә.

Рабит Батулла: Кайбер кешеләр романнарында җенси мөнәсәбәтләрне тәфсилләп сурәтләү белән шөгыльләнә. Ул укыла, янәсе. Юк, ул читкә этәрә. Яки җенси мөнәсәбәт бик нәзек сәнгать әсәре булырга тиеш. Бер әсәрдә хатын-кызның әйтергә ярамаган җирен «сандугач оясы кебек» дип сурәтләгәннәр. Сандугач оясы гел шырпы гына бит ул, аның уртасында гына мамык була. Минем бакчага сандугачлар оялый, әллә, минәйтәм, шулаймы икән дип, аларның ояларын чыгып карадым…

Камил Кәримов: Рабит абый, сез әсәрләрнең иң кызык җирләрен генә укыйсыз икән…

Рабит Батулла: Җәмәгать, тел аксый. Телгә бик игътибарлы булырга кирәк. Редакторлар шуны төзәтә белергә тиеш. Бәлки, кеше аны ялгыш язгандыр. Мондый казуслар булырга тиеш түгел.

Камил Кәримов: Пессимист әйткән: «Дальше ещё хуже будет», – дигән.

Рабит Батулла: Анысы дөрес!

Вакыйф Нуриев: Бу конкурс татар әдәбияты тарихында грандиоз вакыйга булды – беренче шуны әйтергә кирәк. Икенче конкурска гына да 1567 әсәр килде. Мондый хәлнең әдәбият тарихында булганы юк. Бу зур эш – оештыручыларның да, жюриның да, язучыларның да. Рабит абый әйткән тел мәсьәләсе бар инде. Конкурс үтә инде ул: жюри бәя бирә, җиңүчеләр премия ала, сөенәләр, «юалар». Иң соңыннан бит шушы әсәрләр «Казан утлары»на килеп керә дә, без – редакторлар – башны тотабыз инде: нишләргә? Әле бит, «җиңеп чыкты» дип, астына искәрмә дә бирәбез. Җиңүче әсәрне укучыга лаеклы итеп бирергә кирәк бит. Соңгы вакытта тел бик аксый…

Ркаил Зәйдулла (ул утырышка көтмәгәндә генә килеп кушылды да, бераз катнашкач, тагын чыгып югалды – телефоны борчыды булса кирәк. – авт.)Алары – Мәдәният министрлыгының грантын алган әсәрләрдер.

Вакыйф Нуриев: Конкурста җиңгән Фирдүс Гыймалтдиновның да, Равил Сабырның да теле түзәрлек, әйбәт әле. Ә быел I урын алган романның теле белән азапландык – дөресен әйтим. Бер вакыйганы йомгаклап бетермичә икенчегә күчүләр, буталып китүләр… укыганда шактый чәч агарттык. Жюридагылар тел турында уйладымы икән?

Дания Заһидуллина: Конкурста тел ягыннан камил булган әсәр гомумән юк! Сез камил булган…

Камил Кәримов: Мине катыштырмагыз…

Дания Заһидуллина: Теле камил булган әсәр эзләгез, дисәгез, аны, гомумән, үткәрмәскә кирәк. Монда бит әсәрнең әдәбилеге бәяләнә. Беренче конкурс үткәч: «Редакторлар хезмәтенә хөрмәтем 100 тапкыр артты», – дидем.

Вакыйф Нуриев: Рәхмәт!

Дания Заһидуллина: Конкурска килеп без укыган һәм «Казан утлары»нда басылган әсәр – икесе ике әйбер. Жюри телне карарга тиеш түгел бу очракта.

Вакыйф Нуриев: Ике җөмләнең берсе – инверсия…

Әлфәт Закирҗанов: Соңгы конкурста җиңүчеләр арасында Рәҗәп Бәдретдиновны теле матур дип бәяләгән идек. Ул үзе дә монда – автор һәм укучы буларак 1-2 сүз, рәхим ит!

Вакыйф Нуриев: Рәҗәпнең теле матур…

Ркаил Зәйдулла: Үзе монда чөнки.

Әлфәт Закирҗанов: Башкалар әсәрләрен дә укыгансыңдыр – фикерең?

Рәҗәп Бәдретдинов: Сөйләргә дип килмәгән идем. Рәхмәт, Дания Фатыйховна, без сез тәрбияләгән студентлар бит инде. Бу конкурс кирәк! Кем «кирәкми» ди – бу ялгыш фикер. Конкурсның әһәмияте вакыт үткәч күренәчәк. Мин сезгә бик зур рәхмәтле – бәяләвегез өчен, стимул өчен. Дәвамлы булсын!

Әлфәт Закирҗанов: Өченче кат сорыйм: син язучы гынамы, укучы дамы? «Миннән дә уздырып язган шәп әсәрләр бар икән бит», – диярлек әсәрләр очраттыңмы?

Рәҗәп Бәдретдинов: Әлфәт Мәгъсумович, мин ул әсәрләрен укыйм. Укыйм да нәтиҗә ясыйм: яхшысын «әйбәт» дим, начарын «болай эшләмәскә кирәк» дим.

Камил Кәримов: Күп укысаң, зәвыгың дә бозыла әле ул. Чама белән укырга кирәк. Жюрига Ходай саулык бирсен!

Ркаил Зәйдулла: Әлфис Гаязов турында әйтим әле. Без Рафис Корбан белән Балкариягә барып кайткан идек, сүкте инде: «Ничек I урын инде, призны бүлгәнсездер», – ди. Соңыннан гына белдем: үзе дә катнашкан булган икән. Дания Заһидуллина хаклы: Әлфис Гаязовның әсәре – роман структурасына туры килә торган бердәнбер әсәр иде – без бит филологиядә укыдык, романның нәрсә икәнен беләбез. Хәзер генә ул 80-100 битлек «евророман»нар керде. Күренеп тора – автор романын бер 20 ел язган. Тел мәсьәләсенә килгәндә, мин аны бөтенләй начар дип әйтмәс идем. Безнең кайбер күренекле язучыларныкы белән чагыштырганда, теле түзәрлек. Ул бит Аскын районыннан һәм, төбәк тарихына нигезләнеп, шул яклар турында яза. Әлбәттә, диалекталь сүзләр бар: «бараем», «кайтаем»нар… Бу бит борынгыдан килгән…

Камил Кәримов: Персонаж шул яктан икән – кертеп була инде аны.

Ркаил Зәйдулла: Минемчә, кайбер әсәрләр артык редакцияләнергә дә тиеш түгел. Язучы язганча калырга тиеш. Батулла ага әйтте ул: «Редактор карарга тиеш», – дип. Язучы дөрес язарга тиеш. Иманым камил…

Камил Кәримов: Тагын мине искә төшерәләр…

Ркаил Зәйдулла: «Казан утлары»ның 11нче санында Нәзифә Кәримова әсәре чыкты. Аны мин котыртып яздырдым. Башта миңа укытты ул аны. Анда редактор кулы тигәндер дип уйламыйм – теле дә «челтерәп» тора, дип әйтик инде, тапталган чагыштыру булса да. Юмор да бар. Ул әсәр гаҗәеп бер табыш булды.

Камил Кәримов: Мәскәүдә яшәсә дә, телен саклап кала алды.

Ркаил Зәйдулла: Флера Низамованың әсәре чыкты – ул бит поэзиягә тиң. Андагы образ, андагы юмор… Мондый әсәрләрне алу өчен редакторлар талашып бетәләр. Кайбер әсәрләрне – авторларын беләбез, исеме белән атамыйбыз – Вакыйф Нуриев Рафис Корбанга төртә, Рафис Ландыш Әбүдаровага төртмәкче була. Мәш киләләр. Тел хилафлыклары бөек язучыларда да булган инде – алары стилистик түгел, орфографик хаталар. Ә җөмлә төзи белмәү, «чыктым аркылы күпер» һәм калькалар – безнең бәла. Язганда татарныкы булмаган гореф-гадәтләрне куллану да бар: «кызның кулын сорау», мәсәлән…

Камил Кәримов: Бездә сорап тормыйлар, урлыйлар гына.

Ркаил Зәйдулла: Бездә кызны сорыйлар. Кызны тулаем сорыйлар.

Әлфәт Закирҗанов: Камил абый, тарихи әсәрләр күбәйде, диде. Бу – заманча темаларның сыеклануымы – нәрсә бу?

Рабит Батулла: Бу «тема тапмау» дип атала. Тема тапмагач, тарихка тотынып калмакчылар. Минем бер киңәшем – тарихны читтән карап түгел, эченә кереп язарга кирәк. Тарихилык булырга тиеш. Якын тарихны да шул урыннарга барып та карамыйча язучылар бар бит.

Гүзәл Әдһәмова: Конкурста катнашкан язучы һәм анда җиңгән әсәрләрне укып чыккан кеше буларак шуны әйтә алам: мин, әсәрләрне язганнан соң, нинди номинациягә җибәрим икән, дип аптырап калам. Бар балалар әдәбияты, үсмерләр әдәбияты, өлкәннәр әдәбияты – шушы бүленеш катлаулы нәрсә икән. Минем әсәрләр үсмерләр әдәбияты буенча урын алган булса да, ул әсәрләр өлкәннәр әдәбиятына да бик туры килә. Мин беренче конкурста балалар әдәбиятында җиңгән хикәяләрне бик әйбәтләп укыдым, алар үсмерләргә тиеш кебек. Балалар әдәбияты булгач, кечерәк балалар өчен язылган булырга тиеш, андыйларын бөтенләй күрмәдем. Минемчә, балалар һәм үсмерләр әдәбиятын бергә җибәрергә дә, жюри үзе бүлсен! Югыйсә, автор кайда юлланган – шулай каралган.

Рузилә Мөхәммәтова: Алай гына каралмады: бер әсәрне өлкәннәргә күчердек – Хәбир абый Ибраһимның әсәре булып чыкты.

Әлфәт Закирҗанов: Андый мисал да булдымыни? Килгән әсәрләр номинацияләр буенча папкаларга бүленеп, һәр номинациянең үз жюрие иде.

Гүзәл Әдһәмова: Беренче һәм икенче конкурс буенча чын-чынлап яратып укырлык балалар хикәяләре күрмәдем. Булганнары үсмерләрнеке иде.

Әлфәт Закирҗанов: Ул үсмерләр әдәбиятын ничек бәяләдең? Укучы буларак мөнәсәбәтеңне белдер инде. Нишләп шулай куркасыз?

Гүзәл Әдһәмова: Нәрсә әйтим?

Әлфәт Закирҗанов: Исемләп әйт!

Гүзәл Әдһәмова: Курыкмыйча исемләп әйтәм – үсмерләр әдәбияты буенча иң яхшысы минеке иде!

Әлфәт Закирҗанов: Анысын беләбез дә беләбез инде… Үзеңне үзең мактамасаң, кем мактасын?!

Камил Кәримов: Жюрига Ходай сабырлык бирсен!

Солтан Шәмси: Җәмәгать, татар әдәбиятында бик зур кимчелек бар – бездә фәнни-популяр әдәбият юк дәрәҗәсендә. Ни өчен бу өлкәгә кермиләр? Чөнки бу еллар буе тарихны өйрәнүне таләп итә. Мин үзем шул өлкәдә шактый эшләдем. Алтын Урдага багышланган «Низаглы йортта» дигән китабым бар, аның русчага тәрҗемәсен дә халык яратып кабул итте. Андый әдәбиятны тарихи-публицистик дип тә, тарихи очерклар дип тә әйтергә мөмкин. Бу өлкәдә Вахит Имамов әзрәк эшләп алды. Ул романнар яза. Мин дә роман яза алган булыр идем, ләкин миңа уйлап чыгарып утыру кирәк түгел. Безнең тере тарих бар. Мин шул тарихны матур итеп, вакыйгаларны үзара бәйләп бирү яклы.

Ркаил Зәйдулла: Чын тарих уйлап чыгарганга караганда кызыграк.

Солтан Шәмси: Әйе, шуңа күрә минем китапларым һәрвакыт тиз таралып бетә. Безнең шушы өлкәдә эшләүчеләр юк. Бу – зур хезмәтне таләп итә. Шушы фикерне генә әйтмәкче идем.

Ркаил Зәйдулла: Бездә фәнни-фантастик жанр да юк. Чөнки аны яза алучы юк – нишлисең инде.

Рабит Батулла: Фантастик хикәяләр конкурсы оештырырга кирәк.

Дания Заһидуллина: Конкурста фантастик әсәрләр бар иде.

Әлфәт Закирҗанов: Җәмәгать, финалга якынлашабыз.

Айсылу Галиева: Мин икенче конкурста зурлар өчен генә яза торган авторларның балалар өчен язуларына игътибар иттем: Айгөл Әхмәтгалиева 10 яшьлек балалар өчен кыска хикәяләрдән торган повесть язган…

Вакыйф Нуриев: «Казан утлары»нда чыгып килә. Декабрь санында.

Айсылу Галиева: Балалар һәм үсмерләр әсәрендә кискен бүленеш юк. Автор ничек тәкъдим иткән – шулай бәялибез. Беренче конкурста чыннан да нәни балалар өчен әйберләр юк иде. Икенче конкурста да андый кискен бүленеш булмады. Балалар һәм үсмерләргә берничек тә бармаган бер әсәрне генә чыгарып аттык. Ул зурларныкында ниндидер урын алды бугай.

Вакыйф Нуриев: Алды, алды.

Айсылу Галиева: Кулымны күкрәгемә куеп әйтәм – әйтик, Лилия Гыйбадуллина III урын алганда, без аның ул икәнен белмәдек. Чөнки беренче конкурстагы песиләр турындагы әсәр белән бу юлы – компьютер уены турындагы әсәр төрле стилистикада.

Әсәрләре конкурстан тыш та басыла торган, тарала торган, язудан туктап тора алмый торган кешеләр җиңә. Шул ук Айгөл Әхмәтгалиева… Шул ук Ләлә Гыймадиева… Яза торган кеше барыбер яза.

Камил Кәримов: Ләлә Гыймадиевага хәтта Алиш премиясе дә бирелмәгән әле… Иҗаты бар.

Илсөяр Иксанова: Камил абый гонорарлар турында сүз башлаган иде. Соңгы арада язучыларның «Казан утлары»на да язмавы гонорар азлыгы белән дә бәйледер. Чөнки кеше бушка эшләргә тиеш түгел. Гонорар булганда кеше кызыксынып яза.

Камил Кәримов: Элек профессиональ язучылар беркайда эшләмичә яшәп ята иде. Сбербанкта: «Ай-яй язучылар счетында акча», – диләр иде.

Илсөяр Иксанова: Конкурс урынына гонорар дисәк, ул барыбер гонорарга китмәс, урыны табылыр. Шуңа болай дип карарга ярамый. Конкурсларда да 100 процент объективлык була алмый, субъективизм керә. Иң мөһиме – конкурс халыкны уятып җибәрде, күңелдә йөргәнне язарга этәрде. Яшьләр күренә башлады – конкурслар аларны да тартып китерә. Быел бу конкурс юк, аны ничектер дәвам итү ягын карарга кирәк.

https://intertat.tatar/ Рузилә Мөхәммәтова


Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт