7 ноябрь көнне язучы Гүзәл Әдһәм һәм шагыйрә Сания Әхмәтҗанова үзләре белем алган Арча педагогия көллиятендә республика күләмендәге конференциядә – 1 нче “Вагыйзов укулары”нда катнаштылар. Чара “Әлифба” китабы авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың күпкырлы педагогик эшчәнлегенә һәм, аерым алганда, Сәләй Гата улының тууына 115 ел тулуга багышланган иде.
Программаның беренче өлешендә, башка чыгышлар белән бергә, Г.Әдһәмнең Әлифба авторларына, аларның гыйбрәтле язмышына багышлап язылган әсәреннән өзек сәхнәләштерелде. С.Әхмәтҗанова үзенең “Гыйлем алиһәсе – Әлифба” шигырен укыды, С.Вагыйзов һәм Р. Вәлитова турындагы истәлекләрен уртаклашты.
Конференциядә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район башлыгы Илшат Нуриев, шулай ук Арчадан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары, Сәләй Вагыйзовның якташлары катнашты.
Оештыручылар әйтүенчә, “Вагыйзов укулары” киләчәктә өч елга бер тапкыр уздырылачак һәм Әлифба авторларының милли казаныш булып саналырга лаеклы хезмәтләрен мәңгеләштерүгә юнәлтеләчәк.
Искиткеч тирән эчтәлекле конференция оештырылган көллиятебездә,рәхмәт хезмәтегез өчен барчагызга да