Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мамадышта”Фәйзуллин йөзүләре” әдәби-мәдәни спорт бәйрәме

Равил Фәйзуллин башлангычы белән гамәлгә ашырылган “Фәйзуллин йөзүләре”
дип аталган әдәби-мәдәни спорт бәйрәме бүген Мамадышта – Нократ елгасы буенда узды.

Быелгы “Фәйзуллин йөзүләре”  халык язучысы Зиннур Мансуров инициативасы белән Мамадыш районында үткәрелде. Бәйрәм район хакимияте ярдәме белән оештырылды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге язучылар делегациясен   Мамадыш  шәһәре үзәгендә – Шәйхи Маннур бюсты янында җирле язучылар һәм әдәбият сөючеләр каршы алды. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Анатолий Иванов сәламләде.

Очрашуда шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Иксанова, Нәзифә Кәримова, Рафаил Газизов, язучы Алмаз Гыймадиев, артист-язучы Алмаз Хәмзин, журналист Римзил Вәлиев, Данил Сәфәров һәм башкалар катнашты. Әлеге очрашу шигырь һәм җыр белән үрелеп барды.  Язучылар Туган якны өйрәнү музеенда да булдылар.

Равил Фәйзуллин белән бергә Нократ елгасын аның улы Газиз, журналист Данил Гыйниятов йөзеп чыкты.

 

 

 

 

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр