Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар Буада әдәбият сөючеләр белән очрашты

5 июльдә Буа районының Иске Тинчәле авылы мәктәбенең Гомәр Гали һәм Кыям Абрамов музеенда авыл халкы белән очрашу булды. Җәлил хәзрәт Фазлыев репрессияләрдә хаксыз һәлак булганнар истәлегенә дога укыды. Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм аның белән кайткан язучылар Газинур Морат, Равил Рахмани, Рафис Корбан чыгыш ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. Җомга намазыннан соң очрашу Яңа Шәйморза авылының Ислам мәдәни үзәгендә дәвам итте.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр