Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлегендә татар поэзиясенә багышланган төрек журналы «Һәҗә» тәкъдим ителде

Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә татар поэзиясенә багышлап чыгарылган төрек журналы «Һәҗә» тәкъдим ителде. Журналда басылган кайбер шигырьләрне идарә алдында шагыйрьләр үзләре һәм тәрҗемәче укыды. Шагыйрьләр Фәнил Гыйләҗев белән Рифат Сәлах үз шигырьләрен, Лилия Гибадуллина шагыйрә Сирень Якупова шигырен укыды. Шул ук шигырьләрне Фатих Котлу төрек телендә укыды.

Фатих Котлу авторларга Төркиядән кайткан журналны бүләк итеп тапшырды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр