22 май көнне Татарстан Язучылар берлегендә «Халыклар дуслыгы – әдәбиятлар дуслыгы: хезмәттәшлек перспективалары» темасына түгәрәк өстәл утырышы кысаларында, Фестивальдә катнашучы авторларның әсәрләре тупланган “Төрки учак тирәли” җыентыгы һәм татар телендә дөнья күргән “Казах халык әкиятләре” китабы тәкъдир ителде. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Ерлан Исхаков, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән; Россиянең Башкортстан, Саха (Якут), Чувашстан, Дагстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкәс Республикаларыннан әдипләр, нәширләр катнашты.
Яңа комментарий өстәргә