Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлеге тәкъдим иткән Әдәби тәрҗемә үзәгенең концепциясе әзерләнгән

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча ТР мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Әдәби тәрҗемә үзәгенең концепция проекты әзерләнгән.

Оештыручылар Әдәби тәрҗемә үзәге эшен ике юнәлештә алып барырга планлаштыра. Аның берсе татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итү булса, икенчесе халыкара аралашу телләрен, Россия һәм якын чит ил халыклары телләрен күздә тота.

Тәрҗемә ителергә тәкъдим ителгән проза һәм поэзия әсәрләрен редакция советы сайлаячак. Редакция советына ТР Язучылар берлеге әгъзалары, әдәбият белгечләре, Мәдәният һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре, шулай ук, журналистлар, блогерлар, культуртрегерлар керергә мөмкин.

Әдәби тәрҗемә үзәге алдына татар әдәбиятын тарату җәһәтеннән Россотрудничество, Татарстан вәкиллекләре, татар диспоралары белән элемтә урнаштыру максаты куела.

Шулай ук дөнья бестселлерларын рус теле тәрҗемәсе аша түгел, оригинал телдән татарчага күчерү турында да сүз бара. Редакция советы татарчага тәрҗемә итү максатыннан, дөнья күләмендә вакыйга булган әсәрләр исемлеген дә төзиячәк.

Тәрҗемә үзәге оештыру тәкъдимен Татарстан Президентының татар зыялылары белән очрашуында Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әйткән иде.

“Татар-информ” Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина