Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлеге остаханәләре әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтте

Татарстан Язучылар берлеге остаханәләренең берләштерелгән утырышында әдәби премияләргә кандидатлар каралды. Язучылар Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Абдулла Алиш һәм Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиягә лаеклы кандидатларны барладылар.

Публицистика өчен бирелүче Гаяз Исхакый премиясенә шагыйрь Фәнил Гыйләҗевне, шигьрият өчен бирелүче Һади Такташ премиясенә Шәмсия Җиһангированы, хикәяләр өчен бирелүче Фатих Хөсни премиясенә Амур Фәлах, Асия Юнысова, Гүзәл Әдһәмованы, балалар өчен бирелүче Абдулла Алиш премиясенә Ләлә Сабирова, Альберт Гаделшинны, әдәби тәнкыйть өчен тәгаенләнгән Җамал Вәлиди премиясенә Равил Рахманины лаек дип күрсәтте.

Болар әле берләштерелгән остаханәләр утырышында каралган кандидатлар. Остаханәләрдән һәм Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчесеннән һәм Чаллы бүлекчәсеннән кергән тәкъдимнәр Идарә утырышында каралачак.

tatar-inform.tatar/ Рузилә Мөхәммәтова

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева