Татарстан Республикасы Язучылар берлеге «Әдәби галәм» лекцияләр циклын дәвам итә. Киләсе очрашуда татар әдәбиятына әле тирән кермәгән жанр — комикслар турында сөйләшербез.
Комикслар — рәсемле хикәяләр. Бу ысул ярдәмендә кыска хикәяләр дә, зур график романнар да, маҗаралар да, хис-кичерешләргә багышланган кыйссалар да, социаль проблемаларны, тарихи вакыйгаларны тасвирлаучы бәяннәр дә бастырыла. Лекция кысаларында комикслар тарихын өйрәнеп, татарча булган мисалларга күз салырбыз.
📌 Кайчан: 26 июнь | 19:00
📌 Кайда: ТР Язучылар берлеге, Мөштәри ур., 14
📌 Кем: Рәдиф Кашапов, «Татарча комикслар» проектының кураторы, текстлар авторы.
Гөлшат Зәйнәшевага багышлау
📌 Кайчан: 27 июнь | 19:00
📌 Кайда: ТР Язучылар берлеге, Мөштәри ур., 14
Керү ирекле. Рәхим итегез!