Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар белән галимнәр балаларга аңлаешлы итеп дастаннар китабы чыгару турында уйлана

Язучылар белән галимнәр бергәләп балалар өчен аңлаешлы булырдай итеп дастаннар китаплары әзерләргә җыена. Язучылар берлегендә тарихи темага язучылар һәм тарихчылар очрашып тарихи темаларны популярлаштыру турында сөйләште.

«Быел Бөтендөнья татар конгрессы Дастаннар елы дип игълан итте. Әлбәттә, дастан белән тарихи чыганакны тәңгәл куеп булмый. Дастан – ул әдәби әсәр. Тарихчы Дамир Исхаков дастаннарны балалар өчен аңлаешлы итеп язу идеясе белән чыкты. Сюжетны бик катлаулы итмичә эшләргә булыр иде», – диде Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла галимнең үзенә сүз биреп.

«Тарих белән бәйләп милли аңны үстерергә тырышу – кирәкле юнәлеш. Дастаннар юнәлешенә килсәк, дастаннарда, гомумән, фольклорда һәр халыкның милли аңы саклана диелгән. Дастаннарда бабайлар ничек уйлаган – ул шулай сакланган», – дип сүз башлады тарихчы Дамир Исхаков.

«Бер фәнни конференциягә кыргыз, казах, башкорт галимнәре килеп дастаннарны мәктәпләрдә куллануларын сөйләде. Ә бездә бу юк», – диде ул.

Дамир Исхаков катлаулы тел белән язылган дастаннарны балалар өчен адаптация ясарга тәкъдим итте. Галим мисал итеп «Идегәй», «Чура батыр» дастаннарын китерде.

«Безнең алда балалар өчен дастаннар буенча хрестоматия эшләү бурычы тора. Бәлки, язучылар алыныр, дип өметләнәм», – диде ул.

Ркаил Зәйдулла моны мөмкин эш дип фаразлады. Нинди формада оештырыласын уйлап бетерергә кирәклеген ассызыклады.

Очрашуда Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Илнур Миргалиев, Халиков исемендәге Археология институты галиме Искәндәр Измайлов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, тарихчы галим Дамир Исхаков, язучылар Рабит Батулла, Солтан Шәмси, Ольга Иванова һәм башкалар катнашты.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина