Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында фронтовик шагыйрь, сугыш һәм әсирлек газапларын кичереп, ерак Польша туфрагында ятып калган Шамил Гәрәй (1916-1946) турында Фәридә Сәлимова мәкаләсе һәм шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләре тупланган китап басылып чыкты. Җыентык Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан нәшер ителә.


Яңа комментарий өстәргә