Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучы Илдар Хәйруллин вафат…

Бүген, 2022 елның 19 августында, без талантлы каләмдәшебезне югалттык. Озакка сузылган каты авырудан соң, Түбән Камада яшәп иҗат итүче язучы Илдар Шәмсулла улы Хәйруллинның гомере өзелде.

Илдар Шәмсулла улы нинди генә катлаулы хәлдә дә тормышка юмор белән карап яши алган көчле шәхес иде. Күпсанлы укучылары күңелендә дә ул җылы юморы, якты елмаюы белән сакланыр.

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Мәрхүм иртәгә туган төбәге Кукмарада җирләнәчәк.

Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин 1958 елның 5 сентябрендә Кукмара поселогында дөньяга килә. 1975 елда Кукмараның 1 нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчә һәм армия сафларына алына. Армиядән кайтып «Түбәнкамашин» берләшмәсендә эшли, ләкин рәхимсез авыру аны аяктан ега.

И.Хәйруллин беренче хикәяләрен мәктәп елларында ук яза һәм бастыра башлый. Әдәбият сөючеләргә ул «Бүген 1 апрель!», «Юмористик хикәяләр», «Алай түгел, болай ул…» китаплары һәм матбугатта — «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Чаян», «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында басылган юмористик хикәяләре аша таныш.

И.Хәйруллин 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова, Ш. Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева