Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бүген язучы Фарсель Зыятдиновны соңгы юлга озаттылар

Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә икътисад фәннәре докторы, профессор, академик, язучы Фарсель Зыятдинов белән хушлаштылар.

Хушлашу мәрасимен Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды.

Мәрхүмне озатырга уллары Айдар, Айнур, оныклары Илнур, Гүзәлия һәм башка туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре килгән иде.

Фарсель Зыятдиновны, үзенең үтенече буенча, Биектауның мөселман зиратында — беренче хатыны Фирая Зыятдинова кабере янында җирләделәр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева