Көндәлек язучының 100 еллыгы уңаеннан беренче тапкыр басылачак. Язучы Әдип Маликовның
(1921 — 2009) уникаль документы — хәрби көндәлеген аның улы Әнвәр Маликов бастырып чыгаруга әзерләгән. Татар һәм рус телләрендә язылган көндәлек — соры гомуми дәфтәр язучы архивын өйрәнгән вакытта, аның 100 еллык юбилеена китап әзерләгәндә табылган.
«Сугышта көндәлек алып бару тыелган, шуңа күрә илнең рәсми архивларында алар берничә дистә генә, — дип сөйләде „Татар-информ“га Әнвәр Маликов. — Бу язмаларны язу зур куркыныч тудырган. Әтинең көндәлекне „уяу“ күзләрдән һәм сугышларда саклап калуы табышмак булып кала. Гомеренең ахырына кадәр ул миңа бу дәфтәр турында сөйләмәде, ул язу өстәлендә папкаларның берсендә сакланган».
Җыентыкта Муса Җәлилнең Минзәләдә булуы, Саҗидә Сөләйманованың тормышы һәм иҗаты, Әдип Маликовның хатыны турында бүлекләр бар. Татарстанның нефть төбәне һәм анда әдәби хәрәкәтнең үсеше турында истәлекләр дә кертелгән. Маликовларның тарихи комментарийлар белән язылган шәҗәрәсе XV гасырга кадәр чорны үз эченә ала. Ул Башкортстан татарлары тарихы белән кызыксынучыларның игътибарын да җәлеп итәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.
“Татар-информ”
Яңа комментарий өстәргә