Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язмышларга буйсынмас җан…

22 февраль көнне Баулы Фәнис Яруллин рухы белән яшәде. Халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның 85 еллыгы уңаеннан Баулы шәһәренең мәдәният йортында “Язмышларга буйсынмас җан…” дип аталган хәтер кичәсе булды. Кичәнең иң кадерле кунагы, ул Нурсөя апа Яруллина иде. Искә алу чарасына Баулы шәһәре хакимияте башлыгы Ильяс Гузаиров, шагыйрьнең якташлары, Казан шәһәреннән Баулы якташлык җәмгыяте вәкилләре, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Рәфкать Шаһиев, шагыйрә Минзифа Әхмәтшина, күрше Башкортстаннан, Мәскәүдән дә кунаклар килгән иде. Р.Шаһиев баулылыларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың сәламнәрен җиткерде, язучылар исеменнән Нурсөя ханымга исәнлек, бәхетле картлык теләде.

Шагыйрь турындагы җылы истәлекләр, шигырьләре аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук Нурсөя һәм Фәнис Яруллиннарга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Чараның икенче өлеше Фәнис Яруллинның туган авылы Кызылъярдагы урта мәктәптә, аннан соң музеенда дәвам итте. Ф.Яруллинның бөтен язмышын үзенә сеңдергән аяклы тарих – Нурсөя ханым бик күп кызыклы истәлекләр белән уртаклашты. Баулылар күренекле якташлырының мирасын кадерләделәр һәм чын мәгънәсендә югары күтәрделәр. Рәхмәт Сезгә, яхшы кешеләр!

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева