Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яшь язучыларның республика семинары РЕЗОЛЮЦИИЯСЕ

2019 елның 29 нчы ноябрендә Татарстан Язучылар берлегендә яшь язучыларның республикасы семинары булды. Анда Казанда, республика районнарында яшәп иҗат итүче 34 яшь язучының әдәби әсәрләре турында фикер алышу, аларга бәя бирү, алдагы иҗат юлларын билгеләү хакында зур сөйләшү булды. Яшь язучыларның әсәрләре, аларның эчтәлеге, әдәби эшләнеше һәм сыйфаты турында тәҗрибәле 16 язучы эксперт буларак үз фикерләре белән уртаклаштылар, яшь язучыларга киңәшләр бирделәр, әсәрләренең әдәби кыйммәтен билгеләделәр.

Семинар җитәкчеләре шигъри текст авторларына һишчиксез сәләтле  булу һәм сүзне сиземли белүләре өстенә, шигырьнең техник камиллек юлларын, төрле әдәби-стилистик алымнарны үзләштерергә һәм үз юлыңны табарга омтылуга кирәклеген билгеләп үттеләр. Яшь прозаикларга әсәр жанрын белеп сайларга, ә хикәя яисә повесть темасын сайлаганда әдәби контекстны истә тоту тиешлегенә басым ясалды. Семинарның тагын бер нәтиҗәсе  – массакүләм әдәбиятка, аеруча фэнтези, альтернатив тарих, киберпанк кебек яшьләр мөхитендә популяр жанрларга җитди игътибар зарурлыгы ассызыкланды.

Татарстан язучыларының мондый нәтиҗәле чараларны үткәрү буенча күпьеллык тәҗрибәсенә нигезләнеп, республика семинары яшь язучыларның иң яхшы, әдәби яктан иң өлгергән әсәрләрен көндәлек матбугатка, китап нәшриятларына  тәкъдим итте.

Семинарда катнашучылар бу республикакүләм әдәби сөйләшүне мөхим чараларның   берсе дип бәяләделәр. Семинар әдәбиятыбызның киләчәге ышанычлы, әдәби хәрәкәтебезнең туктаусыз алга баруын күрсәтте. Берүк вакытта семинар районнардагы хакимият җитәкчеләре, көндәлек матбугат һәм мәдәният оешмаларына шул җирлекләрдә яшәп иҗат итүче яшь язучыларга иҗтимагый игътибарны арттыру,  иҗат итү өчен уңай шартлар тудыру, аларны урында үткәрелә торган сәяси һәм мәдәни чараларда катнаштыру зарурлыгын  билгеләп үтте.

Татарстан Язучылар берлеге киләчәктә дә мондый семинарларны республика күләмендә генә түгел, Россия Федерациясендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге татарлар тупланып яши торган төбәкләрдә, Татарстанның берничә районын берләштергән районара, шулай ук аерым районнарда да үткәрүне максатка ярашлы дип саный. Һичшиксез, мондый чаралар татар әдәбиятының уңышлы үсешенә, аның яңадан-яңа талантлы әсәрләр белән баюына ярдәм итәчәк.

 

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең яшь язучыларның республика семинарын оештыручылар һәм анда катнашучылар


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр