Татарстан Язучыларының Яр Чаллы бүлеге 2024 елның 26 декабрь көнне ижади елын йомгаклады.
Татарстан Язучылар берлеге урынбасары – Яр Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин еллык хисап доклады белән чыгыш ясады. 2024 ел бик күп төрле бәйрәм чаралары, очрашулар, иҗади аралашулар, әдипләр тормышын тагын да җанландырып җибәрүгә этәргеч булган; яңа китаплар дөнья күргән, бәйгеләрдә җиңүләр яуланган! Иҗади эш нәтиҗәле булган димәк! Факил Сафин хисабыннан күренгәнчә, эшләнгән эш шактый. Киләсе елга планнар да саллы. Болар – Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан әдәби әсәрләр иҗат итү, публицистик язмалар әзерләү, актив чыгышлар ясау, яшь алмаш әзерләү.
Яр Чаллы Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев үтеп баручы гаилә елының үзенчәлекле булуын, әдипләрнең татар телен саклау буенча актив эш алып баруын, актив иҗат итүләрен, һәм шулай ук Чаллы язучылар бүлегенең Чаллы төбәге язучыларының иҗатын пропаландалау юнәлешендә зур эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте.
Еллык нәтиҗә ясау бәйрәм рухындагы җанлы фикер алышулар белән үрелеп барды.
Яңа комментарий өстәргә