Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Якутия берлеге рәисе: Татар һәм якут халкы арасында халыкара дуслык урнашты

Якутия Язучылар берлеге рәисе Наталья Харлампьева татар белән якут халкының үзара элемтәсен халыкара дуслык дип бәяләде. Бу хакта ул татар һәм якут антологияләрен тәкъдим итү кичәсендә әйтте.

«Ногай» кунакханәсенең Тукай залында «Хәзерге татар шигърияте антологиясе» (төзүчесе — Ленар Шәех) һәм «Якут шигърияте антология»се (төзүчесе — Гаврил Андросов) тәкъдим ителде.

«Совет чорында „әдәбиятара дуслык — халыкара дуслык“ лозунглары бар иде. Татар шигъриятенә мәхәббәт Тукайның тәрҗемәләрен укып барлыкка килер, татар укучысының да антологияне укып, якутия халкы шигъриятенә кызыксынуы артыр. Без үзара дуслаштык», — диде Наталья Харлампьева.

Якутия Язучылар берлеге рәисе антологияне төзер өчен, уннан артык тәрҗемәче табарга туры килгәнен сөйләде. Моннан тыш, ул тәрҗемәченең шагыйрь язган әсәрне тулаем якут телендә ачып бирергә тиеш, дигән таләп куелганын искәртте.

«Якутлар төрки халык булса да, Европадан еракта торалар. Алар изоляциядә камилләшкән. Аларның телендә борынгы төрки тел катламнары сакланган. Якут (саха) поэзиясен татар телендә бирү, минемчә, татар шигъриятен дә баета», — дип саный Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Тәрҗемә итү эшләрен оештырган Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех тарихта татар белән якут халкының берлектә антология чыгарганнары булмаганын әйтеп үтте.

«2015 елда Якутиядә узган халыкара „Олы кар сөенече“ („Благодать большого снега“) шигърият фестиваленә чакыру алырга туры килде. Беренче очрашу-танышу шунда булды. 2016 елда Татарстан китап нәшрияты Наталья Харлампьеваның „Көзге яңгырлар“ китабын татар теленә тәрҗемә итеп бастырды. 2017 елда Якутия Язучылар берлеге „Хәзерге татар шигърияте антологиясен“ дөньяга чыгарды. 2020 елда без „Якут шигърияте антологиясен“ бастырдык. Тамырлар бер, бер-беребезгә карата кан тартуы көчле», — диде Ленар Шәех.

Якутия Язучылар берлеге рәисе урынбасары Гаврил Андоросов сүзләренчә, алар якут теленә тәрҗемә ителгән антологияне җирле китапханәләргә таратканнар. «Якутиядә хәзер татар шагыйрьләрен дә укый башладылар, татарлар турында күбрәк беләләр. Антология аша халыкның үзенчәлеген, мәдәниятен тоеп була», — дип саный ул.

Татар шигырьләрен якут теленә тәрҗемә иткән якут шагыйре, тәрҗемәче Рөстәм Каженкин кайбер лексик үзенчәлекләрне әйтте. «Татар телендә булган гыйбарәләр якут телендә юк, шунлыктан, эквивалентларын эзләргә туры килде. Дин темасы да очрады, өстәмә белем таләп ителде. Якут һәм татарларның тамырлары бер. Без, үзебезне „төньяк төркиләр“ дип атыйбыз», — ди ул.

Кичәне Татарстан китап нәшрияты оештырды.

//tatar-inform.tatar/Зилә Мөбәрәкшина


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина