Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Якут язучысы Гаврил Андросов төрки дөньяда танылырдай татар язучыларын атады

«Чолбон» якут әдәби журналының баш мөхәррире, язучы Гаврил Андросов төрки дөньяда танылу алырга ихтимал булган татар язучыларын атады. Ул бу хакта «Чолбон» журналы «Россия – минем тарихым» тарихи паркында якут язучысы Василий Васильев-Хырысхал истәлегенә уздырган әдәби квест алдыннан «Татар-информ» журналистына әйтте.

Гаврил Андросов – быел чыккан «Хәзерге татар прозасы антологиясе» җыентыгының әдәби редакторы. Бу җыентыкка егермедән артык татар язучысының әсәре кергән.

Гаврил Андросов хәзерге вакытта төрки дөнья өчен үрнәк язучы дип якут язучысы Николай Лугиновны саный. «Лугинов – Чыңгыз Айтматовның шәкерте, дәвамчысы. Ә Айтматов – төрки дөньяның үзе», – ди Андросов. Лугиновның әсәрләре утыздан артык телгә тәрҗемә ителгән. Аның төркиләр турындагы «Һун повестьлары», «Чыңгыз хан әмере буенча» әсәрләре төрки дөньяда зур танылу алды.

«Татар прозасыннан Николай Лугиновның дәвамчысы булырдайлар үсеп чыгарлык күрсәткечләр бар. Яшьләрдән мин Рөстәм Галиуллинга зур өметләр баглыйм. Аның теле яшь Лугинов, яшь Айтматовныкына тарта. Рүзәл Мөхәммәтшин сокландырды. Мин аны көчле шагыйрь дип белә идем, ул көчле прозаик та икән. Вахит Имамов ошады, ул хәзерге татар җәмгыятен кыю тәнкыйтьли. Ркаил Зәйдуллада төрки бәян сизелә. Рус телле язучылардан Әхәт Мушинский ошады», – диде Андросов.

Андросов антологияне тулаем бик яхшы дип бәяләвен әйтте. «Бу – тулы җыентык, анда татар җәмгыяте турында тулы мәгълүмат табарга була. Коллективлаштыру, мөһаҗирлек, гражданнар сугышы, хәзерге замандагы олигархлар, гаилә мөнәсәбәтләре – барысы да бар. Якут прозаикларына тема ягыннан үрнәк алырлык урын бар», – диде ул.

Гаврил Андросов антология чыгару кебек тәҗрибәне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк дигән фикердә. «Мин күп язучыларны беләм. Төбәкләрдә әдәбият нинди хәлдә икәне белән таныш. Татар прозасы югары дәрәҗәдә», – дип бәяләде Андросов.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр