Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ябык әдәби конкурсының роман жанры җиңүчеләре билгеле

Ябык әдәби конкурсының роман жанры җиңүчеләре билгеле. Язучылар берлегендә җиңүчеләрнең исемнәре язылган конвертлар ачылды.

Беренче урында «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» романы белән Зөлфәт Хәким булып чыкты.

Икенче урында «Урда ханы Үзбәк» романының авторы Фирдүс Гыймалетдинов иде.

Өченче урын алган «Фәхрине үтереп ташладылар» романының авторы — Равил Сабыр.

«Роман» номинациясендә җиңүчеләргә:

I урын — 500 000 сум
II урын — 400 000 сум
III урын — 300 000 сум

Жюри әгъзалары югары таләпләргә җавап бирә дип биш романны сайлап алган булган. Ə барлыгы конкурска унбиш роман килгән булган.

 

(Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар