Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылында Лилия Фәттахованың иҗат кичәсе узды

Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылында шагыйрә, язучы, журналист Лилия Фәттахованың иҗат кичәсе узды. Әлеге әдәби-музыкаль кичәгә Лилиянең авылдашлары, якташлары – нәкь үзе кебек әдәбият, мәдәният яратучылар җыелган иде.

Кичә, әлбәттә, Лилиянең лирик һәм иҗтимагый яңгырашлы шигырьләре белән башланып китте. Экраннан үзенчәлекле бер композиция, клип рәвешендә дә яңгырады алар. Чаллы Башы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, районның “Ак калфак” берләшмәсе, авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары тарафыннан сәхнәдә дә башкарылды.

Әдәби кичәдә шагыйрәнең каләмдәшләре – танылган әдипләр, журналистлар, каләм әһелләре дә катнашты. Күренекле әдипләр Газинур Морат (Язучылар берлегенә тәкъдим итүчеләрнең берсе), Галимҗан Гыйльмановлар (китапларының мөхәрррире) үзләре килә алмасалар да, кичә өчен махсус видеоязма әзерләп җибәргәннәр иде. «Лилиянең шигърияттә генә түгел, прозада да үз урыны бар», дип бәя бирделәр аңа. Һәм Лилия иҗатына хас тагын бер үзенчәлекне – аның әдәбиятта инде онытылып барган мәсәл жанрын яңартуын билгеләп үттеләр.

Яңа Чишмә районында «Зирекле» музее хезмәткәре, төбәк тарихын өйрәнүче Мидхәт абый Газыймов шагыйрәнең беренче иҗади адымнарын искә төшерде:  «Танырсыңмы?» дип аталган беренче китабын нәшер итүгә аның үзенең дә өлеше кергән. Бу яклардагы һәвәскәр каләм әһелләрен барлап, туплап торучы кеше ул.

«Туган ягында зурланган шагыйрь ул бик бәхетле шагыйрь» – бу сүзләрне Чаллы язучылар бүлеге башлыгы, Тукай премиясе иясе Факил абый Сафин нәкъ менә әлеге кичә уңаеннан әйтте. «Бездә (мәдәният дөньясында) теге йә бу авылны шушы җирлектән чыккан билгеле кешеләр белән бәйләп кабул итү бар, – диде ул. – Чаллы Башын Лилия Фәттахова авылы дип йөртергә мөмкиннәр».

Кичә балалар иҗаты белән бергә үрелеп барды. Нәфис сүзләрдән тыш, балалар тамашачыларга искитмәле матур биюләр дә, кызыклы тамашалар да тәкъдим иттеләр. Гадәти авыл сәхнәсендә профессиональ яктан югары дәрәҗәдәге биюләрне күрү гаҗәп тә, сөенечле дә. Унбиш бала «Ритм» бию түгәрәгенә, ун бала «Тамчы» бию түгәрәгенә йөри икән. Бию түгәрәкләрен кичәне оештыручыларның берсе Чаллы Башы мәдәният йорты мөдире Илсөяр Дәүләтшина җитәкли. Мәдәният йорты каршында балалар өчен «Өмет», өлкәннәр өчен «Заман» театр төркемнәре эшләп килә. «Заман» – райондагы бердәнбер халык театры. Ике төркемнең дә режиссеры уртак – Гөлнара Сәлахова.

Кичәдә район газетасы баш мөхәррире Азат Мусин, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, публицист, язучы Илдус Диндаровлар да чыгыш ясады. Шагыйрь Айрат Суфиянов Лилиянең лирик кына түгел, сәяси-иҗтимагый темаларга да үз фикерен әйтүче, ихлас шагыйрә булуын билгеләп үтте. Кичәгә килгән сыйныфташлары, күршеләре, район башкарма комитеты, җирле хакимият вәкилләре дә үзләренең җылы сүзләрен, горурлану хисләре кичерүләрен җиткерделәр, истәлекләре белән бүлештеләр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева