Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яңа Чабаксар шәһәрендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән очрашу

Яңа Чабаксар шәһәрендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла белән очрашу узды. Анда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин катнашты.

Очрашуга язучының 85 яшьлек әнисе Гөлинә апа, туганнары килде. Алар Ркаил Зәйдулланың балачагы турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Язучының туган авылы Чичкан авылы мәктәбе укучылары Ркаил Зәйдулланың шигырьләрен, әсәрләрен укыдылар. Очрашуда Ульяновск өлкәсеннән дә язучы Шәфик Иматдинов, татар автономиясе рәисе урынбасары Рифкат Әхмәдулловлар катнашында мәртәбәле делегация дә чакырулы иде.

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр