Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яңа Чәчкап авылы мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит истәлегенә фәнни-гамәли конференция узды

Буа районы Яңа Чәчкап авылы урта мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге «Кояшлы ил» VII республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.

Биредә 4 секция эшләде. Шигырь һәм әдәби әсәрдән өзек сөйләү буенча 5-11 сыйныф укучылары өчен «Язмышым – шигырьләремдә», башлангыч сыйныфлар өчен «Тел күрке – сүз» секцияләре булды. Фәнни секцияләр: «Язучылар иҗатында туган илгә мәхәббәт» һәм «Сәнгатьтә укытучы образы».

Конференциядә Апас, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы районнары, Казаннан килгән укучылар катнашты. Аларның чыгышларын шагыйрьләр, журналистлар бәяләде. Алар арасында Йолдыз Шәрәпова, Шәмсия Җиһангирова, Марат Закир, Фәнил Гыйләҗев, Энҗе Хөсәенова, Азат Тимершәех, Рифат Сәлах, Фаил Гыймадов бар иде.

 

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева