Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

XXII «Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

4 декабрь көнне Татар китабы йортында XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйгегә Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 375 эш кабул ителде. Әлеге эшләрне язучы, шагыйрьләрдән торган мөхтәрәм жюри бәяләде.

XXII «Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләре:

«Проза» номинациясе:
Гран-при – Әхмәдиева Гөлназ Мәлик кызы (Балтач районы)
1 урын – Фәрхуллина Гөлинә Раиф кызы (Мамадыш районы)
2 урын – Галәветдинова Гөлфия Надир кызы (Арча районы)
2 урын – Галиуллина Лилия Әнвәр кызы (Самара өлкәсе)
3 урын – Гыйлаҗова Таңчулпан Нияз кызы (Теләче районы)
Кызыксындыру бүләге – Кыямов Ихтыяр Илдар улы (Казан шәһәре)

«Поэзия» номинациясе:
1 урын – Фәхретдинова Гөлзилә Фәһим кызы (Балтач районы)
2 урын – Мөхәмәдиева Эльвина Марат кызы (Саба районы)
3 урын – Әхмәтҗанова Адилә Роберт кызы (Арча районы)
3 урын – Хабибрахманова Айгөл Васил кызы (Кукмара районы)
Кызыксындыру бүләге – Мөхәмәтҗанова Резеда Разил кызы (Актаныш районы)

«Балалар әдәбияты» номинациясе:
1 урын – Фәрхуллин Әмир Раиф улы (Мамадыш районы)
2 урын – Вәлиева Ләйлә Илнар кызы (Түбән Кама шәһәре)
Кызыксындыру бүләге – Николаева Алинә Сергей кызы (Балтач районы)

«Драма» номинациясе:
Кызыксындыру бүләге – Фәттахова Айгөл Марсель кызы (Арча районы)
Кызыксындыру бүләге – Рәшитова Гөлназ Рөстәм кызы (Әгерҗе районы)

Җинүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр