Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

XV #Әдәби марафон проектына гаризалар кабул итү башлана

Әдәби марафон татар халкын камилләштерү, үстерү, белемле итү юнәлешендә үз эшен дәвам итә!

Бу юлы #әдәбимарафон финалы татар халкының милли гореф-гадәтләренә тагын да якынрак булачак – аның финалы #әдәбисабантуе форматында үткәрелер дип көтелә. Бу – зур милли чара һәм Сезнең әлеге чараның иң беренче катнашучы булу шансыгыз бар!

#Әдәбимарафон проектында катнашу Сезгә нәрсә бирәчәк?!

  1. Китап укып кешенең тел байлыгы арта, күңел күзе ачыла, татарча китап укып балаларыбыз татарча аралаша башлыйлар. Укучы балаларның өлгереш сыйфаты арта, 4-5 билгеләренә генә укый башлыйлар.
  2. Гаилә бердәмлеге арта, әти-әниләрне, әби-бабабаларны, бала-чагаларны бергә китап берләштерә, гаиләләр ныгый.
  3. Кешеләр максат куярга – 21 көн дәвамында максатларына ирешергә өйрәнәләр. Китап уку гадәтен формалаштыру максатын куеп аңа ирешкән марафончылар, башка төрле максатлар куеп та уңышка ирешә башлыйлар. Финанс ягыннан да, рухи сәламәтлек ягыннан да хәлләре уңайлана.
  4. Марафон кысаларында бик күп фикердәшләр-дуслар табыла. Авылда, районда гына түгел, республикада һәм анннан чит төбәкләрдә яшәгән татарлар белән аралаша, дуслаша башлыйлар.
  5. Язучылар һәм шагыйрьләр турында ишетеп кенә калмыйлар, зур тантаналарда алар белән бергә күрешәләр, аларның кулларыннан бүләкләр алалар, бергә фотоларга төшәләр, файдалы киңәш-нәсыйхәтләр тыңлыйлар. Аларның киңәшләре тагын да зуррак үрләр яуларга, бәхетле булырга, уңышка ирешергә ярдәм итәчәк. Бары тик тыңлый һәм ишетә белергә генә кирәк.
  6. Китап укучылар саны арта бару белән бергә язучы-әдипләребез дә канатланып китте һәм алар үзләренең укучылары өчен тагын да яхшырак, яңарак әсәрләр иҗат итә башладылар. Бу, үз чиратында, татар әдәбиятын тагын бер адым алга күтәрә. Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән татар китаплары саны арта төште.
  7. Татар халкының күтәрелүен күреп республикабыз җитәкчелеге дә канатланып куйды һәм татар халкы, татар милләте, татар теле үсеше өчен яңа кануннар яза, яңа мөмкинлекләр булдыра башлады. Бу үз чиратында татар мәгарифен генә түгел, татар фәнен үстерергә дә ярдәм итәчәк һәм милләтебез ныклы итеп яшәвен дәвам итәчәк!

XV #ӘДӘБИМАРАФОН 2021 елның 1 апреле көнне башлана.

XV #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу өчен проектның рәсми сәхифәсенә күчегез һәм беркетелгән яңалык белән танышыгыз: https://vk.com/adabimarathon

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр