Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

XI гасырның күләмле төрки әсәре «Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты

«Безнең мирас» журналы редакциясендә Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» китабы мең данә белән басылып чыкты. Бу – төрки дөньядагы беренче күләмле шигъри әсәрнең беренче
тапкыр татар телендә китап булып чыгу.ы. Басма Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән дөнья күрде.

Йосыф Баласагуни – төрки язучысы, фәлсәфәче, дәүләт эшлеклесе. Ул 1016 һәм 1021 еллар аралыгында Караханлылар дәүләтенең башкаласы булган Баласагун шәһәрендә туган (шәһәр торган урын хәзерге Кыргызстан җиренә керә). Йосыф Баласагуни туган телен, гарәп һәм фарсы телләрен камил белгән. Язучы 1070 елларда вафат булган дип фаразлана. Йосыф Баласагуниның дөньякүләм танылган әсәре – «Котадгу белек» (бәхетле булу гыйлеме дип тәрҗемә ителә). Галимнәр фаразлавынча, әсәр 1069-1070 елларда иҗат ителгән.

  • Котадгу белек» 1983 елда Мәскәүдә «Знание, дающее счастье» исеме белән рус телендә басылып чыккан. Ул күпчелек төрки телләрдә китап булып басылган.

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр