Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына әзерлек буенча утырыш узды

2022 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулачак. Шул уңайдан,  3 ноябрь көнне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев юбилей датасына әзерлек буенча беренче утырышны уздырды.

Чарада конгрессның башында торган шәхесләр – Бөтендөнья татар конгрессының беренче җитәкчесе Индус Таһиров, шулай ук Римзил Вәлиев, Камәрия Хәмидуллина, Дания Заһидуллина, Дамир Исхаков, Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов һ.б. катнашты.

Утырышта сүз 2022 нче елның август аенда съезд уздыру, анда делегатлар чакыру,  Бөтендөнья татар конгрессының тарихын, аның оешуында һәм эшчәнлегендә катнашкан шәхесләрне барлау, юбилей уңаеннар уздырылачак чаралар, 30 еллыкка китап әзерләү хакында барды. Катнашучылар үз тәкъдим, фикерләрен җиткерде.

“Бөтендөнья татар конгрессы”


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева