Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукайның «Туган тел» шигыренә куелачак һәйкәл эскизы концепциясе турында бәхәс дәвам итә

Тукайның «Туган тел» шигыренә куелачак һәйкәл эскизы тирәсендә бәхәсләр дәвам итә. Һәйкәл эскизы конкурсында күпчелек тавыш җыйган лаеклы әсәрләр табылмавы аның концепциясенә ачыклык кертелмәүгә дә бәйле.

«Ябык конкурска унике эш килде. Мин татар халкы һәм Татарстан Республикасы өчен унике эшне күп дип әйтмәс идем. Эскизларның берсе дә куелырга лаек түгел дигән карар чыкты», диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла «Татар-информ»да үткәрелгән фикер алышуда.

Ул Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл турында сүз баруын ассызыклады. Комиссиядә гомуми туган телгә композиция ясау тарафдарлары да булган.

«Конкурс комиссиясендә үк шундый тенденция сизелде. Ул Тукайның «Туган тел»енә һәм, гомумән, татар теленә генә багышланырга тиеш түгел, диләр. Масштаблы фикер йөртүчеләр бар бит инде – алар гомуми туган телгә композиция ясау тарафдарлары. Шундый фикер йөртүчеләр безнең өлкән буын татар шагыйрьләре арасында да бар», диде ул.

«Һәйкәлгә карап без халкыбызның үткән юлын күз алдына китерергә тиеш. Күңелдә горурлык хисе уянырга тиеш. Бу инде фигуралар бастырып кую гына түгел. Монда киң масштаблы философ рәссам-скульпторлар кирәк», дип фикеренә ачыклык кертте Ркаил Зәйдулла.

«Бу идея минем күңелемдә җиде ел яши, ул минем төшләремә кереп бетте. «Гомуми пландагы Туган тел һәйкәле кирәк», дигән фикерләр дә ишетелә. Кытайда да, японда да туган тел бар дип аңлатмакчы булалар. Мин бит үз идеямне тәфсилләп сөйләгән идем. Бу – Тукайның «Туган тел» шигыренә скультур композиция», диде идея авторы, күренекле шагыйрь Зиннур Мансуров.

«Без «Туган тел»гә багышлап мемориаль комплекс ясыйбыз икән, анда безнең Тукаебыз да булырга тиеш. Чөнки ул шигырьне Тукай язган», дип фикерен җиткерде Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина.

Фикер алышуда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Фәрит Уразаев, язучылар Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Нәҗибә Ихсанова, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, рәссамнар Факил Гайфетдинов, Мөдәррис Минһаҗев, темага битараф булмаган кешеләр катнашты.

Конкурста катнашкан Чаллы рәссамы Факил Гайфетдинов очрашуга үзенең эскизын да алып килгән иде.

tatar-inform.tatar

 


Комментарийлар

  1. Ләйсән Гатина:

    Шигырьдән өзек.

    Исән килеш кем үзенә һәйкәл, музей ача, ди?
    “Бисмилла”сыз мондый эштән, хәтта, шайтан кача, ди.

    Исән телгә һәйкәл кую- милләтеңнән көлү ул!
    Көчкә басып торган телгә дар элмәге элү ул!

    Һәйкәл булса шундый, булсын –
    эшафотка бастырып ,
    телгә һәйкәл куючыдан,
    телне дарга астырып…

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр