Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Тукайга мәхәббәт илә…» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә узган III Бөтенроссия «Тукайга мәхәббәт илә…» дип
исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

Бәйгедә Әлки районы Иске Салман мәктәбе укучысы Ләйлә Зыятдинова, Әлки районы үзәк китапханәсе Зилә-Камил Мингалиевлар, Әлки районының «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Лола Сафина, Ләйсән Аймалетдинова җиңүчеләр дип табылды.

Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән, чит төбәкләрдән Оренбург өлкәсе, Татар Каргалысы авылы мәктәбеннән, Эстониянең Таллин шәһәреннән, Швеция, Дубайдан барлыгы 300дән артык видеоязма җибәргәннәр.

Шулай ук Мамадыш, Бөгелмә, Әтнә, Сарман, Кама Тамагы, Лаеш, Әлки, Яңа Чишмә,Минзәлә, Чистай, Арча, Буа, Тукай, Зәй, Азнакай, Яшел Үзән, Теләче, Ютазы, Балык Бистәсе, Саба, Әлмәт, Мөслим, Аксубай район мәктәп-гимназияләреннән, балалар бакчасыннан видеоязмалар килеп ирешкән.

Тантанада I, II, III урын алган 60 җиңүчегә дипломнар тапшырылган, Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча викторина уздырылган. «Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә алма төшәрлек тә урын булмады. Конкурста катнашучылар, үзләренең укытучылары, ата-аналары белән килгән иде. Жюри әгъзалары аларга үзләренең киңәшләрен бирде, шигырьләрен сөйләде», – диде Флюра Абдуллина.

Шагыйрь, прозаик, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты Марат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты баш референты Илдар Мингәрәев, шагыйрә, композитор,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина, журналист, публицист, «Гаилә һәм мәктәп» журналы бүлек мөхәррире Ирек Нигъмәти видеоязмаларны карап, җиңүчеләрне билгеләгән.

  • «Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән конкурс Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Язучылар берлеге ярдәме белән уздырылган. Тантанада катнашучыларны Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева тәбрикләгән.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр