Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай районында Факил Сафин һәм Әлфия Ситдыйкова белән очрашу узды

Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 8 апрель көнне Тукай районы Боерган авылында  күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе, 2021 елның Тукай премиясенә кандидат Факил Сафин һәм шагыйрә, язучы Әлфия Ситдыйкова белән «Киләчәккә илтик татар моңын… » дигән әдәби-музыкаль очрашу узды.

Очрашу Чулман елгасы яр буенда урнашкан күптән түгел генә ачылган «Акчарлак» күпфункцияле ял үзәгендә  булды.

Очрашуда мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, авыл халкы катнашты. Кичәне Боерган авылы китапханәчесе Флүзә Сәлимова оештырып алып барды. Ул  тамашачыларны  язучыларның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте. Кичәнең махсус кунагы, Әлфия Ситдыйкованың авылдашы, автор-башкаручы Илдус Газизов күренекле язучылар белән бергә әдәби чарага чакырганнары өчен боерганлыларга рәхмәтен белдерде.  Һәм үзенең туган авылына багышланган җырын башкарды.

Боерган авылының «Яран гөл» фольклор ансамбле солисты Гөлсәрия ханым Сәхабиева шигъри сәламе белән үзен килгән кунакларга  сүз остасы итеп танытты.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә, мәктәп укучылары да шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Язучылар үзләре белән алып килгән «Көмеш кыңгырау», «Шәһри Чаллы» газеталарын, «Мәйдан» журналларын, китапларын балаларга бүләк итеп бирделәр. Балалар шатланып язучылар белән фотога да төштеләр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина