Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле

Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы кандидатлар исеме билгеле. Комиссиягә 25 гариза килгән. Шулардан 19 кандидат премиягә дәгъва итә.

Флера Гыйззәтуллина — «Яну дәверләрендә» (ТКН, 2013), «Вөҗдан үре — йөрәк түре» (ТКН, 2016) китаплары өчен;

Ләбиб Лерон — «Җил көймәсе» («Мәгариф», 2009), «Әкиятче малай» (ТКН, 2016) китаплары өчен;

Николай Алешков — тәрҗемәләре һәм «Жизнь моя», избранное: стихотворения, поэмы» (2015), «Дальние луга», избранная лирика (2017), «Мои поэмы» (2019), «Причастие», избранная лирика (2020) әсәрләр циклы өчен;

Марат Кәбиров — «Бердәнбер һәм кабатланмас», «Китап» китаплары өчен;

Рашат Низамиев — «Уч төбендә-яшен» («На ладонях-молния»), «Татар моңының өч йолдызы» («Созвездие татарских композиторов») китаплары өчен;

Йолдыз Шәрапова — «Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар» китаплары өчен;

Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакле — Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр;

Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле — Шамил Идиатуллин, Олег Кинҗәгулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм дүрт актер;

Әлмәт театрының «Кибет» спектакле — Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина, Олжас Жанайдаров, Эдуард Шахов;

«Әлиф» берләшмәсе «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «hava», «sak-sok», «Әлиф» спектакльләре өчен — Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев;

Анатолий Егоров — «Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен;

Кадим Җәмитов — татар шәхесләренә скульптур портретлар өчен;

Илһам Байтирәк — «Весенний Кырлай», «В ожидании утра», «Тулпар», «Зилант» симфоник әсәрләре өчен;

Риф Гатауллин — музыкаль җыентыклары өчен;

Фаяз Хуҗин — тарихи-мәдәни мирасны популярлаштырган фәнни хезмәтләре өчен;

Раилә Гарипова — татар милли хореографиясен пропагандалаган өчен;

Рифхәт Якупов — милли фото сәнгатенә керткән өлеше өчен;

Елена Алексеева — «Казань. Кинематограф. Из века в век (1897–2014 гг. г.) китабы өчен;

Фирдәвес Ханов — Түбән Камадагы архитектура проектлары өчен.

Лауреатлар 26 апрель көнне билгеле булачак.

tatar-inform.tatar/Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева