Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай музеенда язучы, драматург һәм шагыйрь Әхмәт Фәйзине искә алдылар

Габдулла Тукай әдәби музеенда татар язучысы, драматург, шагыйрь, публицист һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Әхмәт Фәйзинең 120 еллыгына багышланган «Тукай хәятына чумып…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

Габдулла Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова Татарстан Милли музее фондында Әхмәт Фәйзинең шәхси әйберләре, төрле фотосурәтләр, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары да барлыгын әйтте. «Әхмәт Фәйзи дигәч, Габдулла Тукай искә төшә. Тукай дигәч, Әхмәт Фәйзи күңелгә килеп баса», – диде ул.

Гүзәл Төхвәтова Әхмәт Фәйзинең гомеренең соңгы елларында «Тукай» романын эшләвен әйтте. «Китап өчен материалларны Ленинград, Мәскәү, Алма-Ата архивларында эзли. Ике китап итеп уйланылган бу эпопеяны әдип 1947 елда яза башлый һәм беренче китабын 1950 елда тәмамлый. Китапның икенче кисәге язылмыйча кала. 1952 елда дөнья күргән роман күп телләргә тәрҗемә ителә, татар телендә берничә тапкыр басыла», – ди ул.

«Әдәбият тарихында бөтен жанрларны тигез дәрәҗәдә колачлаган, актив иҗат иткән, үзен таныткан, шул жанрларны үстергән язучылар бик аз. Әхмәт Фәйзи шундый уникаль әдипләрнең берсе. Аның кебек әдәбиятның бөтен жанрларына үтеп кергән язучылар XX гасырда, бәлки, юктыр. Хәзер дә алар сирәк. Әхмәт Фәйзи поэзия, проза, драматургия, опера һәм балет сәнгатендә, тәрҗемә, әдәби тәнкыйть, балалар әдәбияты өлкәләрендә актив эшли», – диде Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат.

Аның фикеренчә, Әхмәт Фәйзи кебек язучылар беркайчан да онытылырга тиеш түгел. «Алар киләчәк буынны да тәрбияләргә лаек әдипләр. Китаплары да һәрдаим чыгып торырга тиеш. Бәлки, аның кадерен дә белеп бетермибездер, чөнки бездә талантлар шулкадәр күп!» – диде шагыйрь.

Ул Әхмәт Фәйзи гомерен сәяхәтләрдә йөреп уздырганын искәртте. «Хәтта Донбасска да барган, татар шахтерлары арасында гыйлем-мәгърифәт таратып йөргән. Арчада да эшләгән. Кыска гына гомерендә әдип тау кадәр хезмәт калдырган. Белүемчә, соңгы китабы аның йөз еллыгында чыккан булган. Китабы чыкмый икән, нинди генә бөек язучы булса да, көннәрдән бер көнне исеме онытыла. Тукай музеена рәхмәт», – диде Газинур Морат.

Әдәбият галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, Әхмәт Фәйзи төрле җирләрдә торса да, күңеле һәрчак Казан белән бәйләнештә булган. «27 ел Мәскәүдә яшәсә дә, татар мәдәни тормышының үзәгендә кайнаган. Ул Советлар союзында татардан тыш, башка халыклар белән дә тыгыз мөнәсәбәттә торган. Башкалада татар мәнфәгатьләрен яклауда зур өлеш кертә», – диде ул.

«Хәзер татар галимнәре, иҗат әһелләренең дуслыгы – ташка үлчим. Бер-берсенә көнләшү бар. Ә ул вакытта Әхмәт Фәйзиләр ихлас, дус булганнар. Муса Җәлил, Фатих Хөсни, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан белән аларның чын дуслык мөнәсәбәтләре булган. Бер-берсе өчен куанганнар. Шулай ук, Әхмәт Фәйзинең иҗатын өйрәнергә, пропагандаларга, мәктәп, уку йортлары, радио-телевидение аша танытырга кирәк», – диде галим.

Кичәдә Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыкаль училище студенты Азалия Хафизова, концертмейстер Алсу Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Илнур Закиров чыгыш ясады.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева