Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай мәңге яши йөрәкләрдә

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнне азнакайлылар быел да зур бәйрәм итеп билгеләп уздылар.

Шигърият кичәсе Тарсус паркындагы Тукай һәйкәле янында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.  Муниципаль район башлыгы урынбасары Роза Галеева Тукай иҗатының мәңгелек икәнен, үзеннән соң килгән буыннарга илһам чыганыгы булып торуын билгеләп үтте һәм  туган телебезне, әдәбиятыбызны үстерүгә лаеклы өлеш керткән “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзаларына бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Марсель Гарипов, Резеда Шәрипова, гөлстанчылар, укучылар, сәнгатькәрләребез чыгыш ясады.

Бөек шагыйребезнең туган көненә багышланган әдәби чара Мәдәният йортында җырлар һәм шигырьләр белән дәвам итте. Республика һәм халыкара әдәби бәйгеләрдә җиңгән укучыларны район башлыгы урынбасары Роза Галеева һәм Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе Зөлхия Миннеханова бүләкләде.

Шулай ук “Маяк” газетасы Г.Тукай туган көнгә багышлап aznakaevo-rt.ru сайтында видеобәйге үткәргән иде. Аның җиңүчеләренә дә Роза Галиеева белән газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов дипломнар һәм партнер “Бэби маркет” кибетеннән сертификатлар, бүләкләр тапшырды.

Соңыннан Казан мәдәният институтының хореография сәнгате факультеты студентлары Г.Тукайның “Су анасы” әкияте буенча заманча бию күрсәттеләр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина