Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай клубында күренекле шагыйрә, журналист Йолдыз Шәрәпованың юбилей кичәсе үтте

Йолдыз Шәрапова Буа районы Яңа Тинчәле авылында туып-үскән. Ул – бар гомерен иҗатка, журналистикага багышлаган шәхес. Бүген аның  мәкаләләре “Шәһри Казан” газетасы битләрен бизи.

– Иҗат өлкәсендә төрле кешеләр бар. Кемдер исем, урын өчен йөри, ә укучы өчен иҗат итүчеләр алтын бәясенә тиң. “Татмедиа” газета-журналларында Йолдыз апа 1984 елдан бирле эшли. Ул – рекордсмен, уңга-сулга китмичә, журналистика өлкәсендә фидакарь хезмәт куйган кеше, – диде Татмедиа АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Йолдыз апа танылган балалар язучысы да бит әле. Аның шигырьләрендә яшь буын тәрбияләнә. Чарада Йолдыз Шәрапованың нәни “фанат”лары да чыгыш ясады. Алар аны үзләренең якын дусты итеп кабул итә. Йөгереп килеп кочаклап та алалар.

– Балалар саны чыннан да күп, безнең арада шундый алтын куллы язучылар булганга шатмын. Әти-әни сүзе үтмәсә, язучылар нәни күңелгә ачкыч таба ала. Йолдыз апа – нечкә күңелле шәхес. Балаларны алдап булмый бит, алар Йолдыз апаны күрү белән буе җитмәгәч, ботыннан кочаклый, – дип әйтте Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.

Юбилей кичәсендә Йолдыз Шәрапованың якын дуслары, балалар бакчалары хезмәткәрләре, группадашлары, шагыйрьләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Алар Йолдыз апа турында истәлекләр белән бүлеште. Шунысы хак: Йолдыз апа алтмышын тутырса да, тиктормас, балалар сөючән, җилдәй җитез булып кала. Аның кебек шәхес белән бергә  эшләвебез белән без дә горурланабыз.

– Йолдыз тормышта да, эштә да балачак илендә яшәгән бәхетле кеше. Без 1988 елда таныштык, “Яшь Ленинчы”да бергә эшләдек. Ул әнисенең бердәнбер кызы иде. Йолдыз зур гаилә корырга теләде һәм бу хыял чынга ашты. Балалар өчен язу иң авыры. Йолдыз дөньяны балалар кебек күрә белә. Аларның күңелләренә юл таба, – диде шагыйрә Илсөяр Иксанова.

Йолдыз  Шәрапова – 5 баланың иң газиз кешесе дә. Аны котлап, сәхнәдә улы Сәйдәш Шәрапов җыр башкарды. Йолдыз Шәрапова Татар конгрессының иң зур бүләге – миләткә күрсәткән хезмәтләре өчен орден белән бүләкләнде.

– 60 яшь апрельдә үк узды бит, хәзер кичә үткәрү читен булмадымы?
– Юк, бер читенлеге дә булмады. Бу бит юбилей түгел, иҗатымны сөючеләр, мине хөрмәт итүчеләр белән очрашу булды. Аларның котлау сүзләрен, бүләкләрен һәм чәчәкләрен иҗатым өчен дип кабул иттем.

– 60 еллык тәҗрибәгездән чыгып, тормышта иң зур сабагыгыз нинди иде?
– Булды инде. Тезне, борынны канатканнар да, баш исән бит. Дусларның хыянәтен дә кичердем. Мин ачуны озак сакламыйм. Барысы да үткәндә калды. Ясалма була белмим, бар эшемне үземчә башкарам. Уйнауны да булдыра алмыйм, ирем, Сирин дә хәйләлә инде әзрәк дип әйтә. Килеп чыкмый. Ничек бар шундый. Ихласлылык – иң зур иман.

http://shahrikazan.ru


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр