Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында башкорт шагыйрәсе Тамара Искәндәриянең «Язучы» нәшриятында басылып чыккан «Иң озын төннең иртәсе» исемле китабы тәкъдим ителде.
Чарада автор үзе һәм аның җәмәгате, башкорт шагыйре Хисмәтулла Юлдашев, Казанда яшәүче башкорт шагыйрәсе Фирдәвес Бәширова, күренекле татар шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Газинур Морат, Рафис Корбан, Илсөяр Иксанова, Гөлнур Корбановалар катнашты. Кичәне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды.
Казандагы башкорт җәмгыяте вәкилләре Тимур Йосыпов курай тартты, «Сыңрау торна» ансамбленнән Әлфия Гыйльфанова җырлады, Раиф Тукташов үзенең шигырьләрен сөйләде.
Ркаил Зәйдулла Тамара Искәндәрия белән Хисмәтулла Юлдашевны Татарстан Язучылар берлегенең «Әдәбияттагы казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләде.
Тамара Искәндәрия иҗаты – хәзерге башкорт шигъриятенең асыл өлгеләреннән берсе. Аның әсәрләрендә заманның фәлсәфи сынланышы да, тарихны гамьле-уйлы күңел белән сурәтләү маһирлыгы да чагылыш таба. Шагыйрәнең иҗаты җир-суыбызга, тормышка, сөйгән ярына тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган.
Яңа комментарий өстәргә