Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай клубында автор-башкаручы Азамат Усманов белән очрашу кичәсе үтте

27 гыйнварда Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәреннән килгән автор-башкаручы, шагыйрь Сәләм Галимов исемендәге премия лауреаты, бик күп җырлар авторы Азамат Усманов белән очрашу кичәсе булып үтте.

Азамат Усманов үзенең концерт программасында татар шагыйрьләренең сүзләренә иҗат ителгән җырларын башкарды. Концертның икенче өлеше тулысынча, шагыйрә Галия Гайнетдинова сүзләренә язылган җырлардан гыйбарәт иде. Беренче тапкыр яңгыраган җырларны тамашачы зур алкышларга күмде. Ерак араларны якын итеп килгән кунакларны Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин каршы алды. Рәис урынбасары Рифат Корбанов сәхнәдә чыгыш ясап, рәхмәт хаты тапшырды. Кунагыбыз да буш килмәгән, Урал табигате сурәтләнгән картина бүләк итте. Әлеге кичә күңелләрдә онытылмас матур истәлек булып озак сакланыр.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр