Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Аксубай районының Яңа Дума мәктәбендә язучы Илдус Диндаров белән очрашу булды

Шушы көннәрдә Аксубай районының Яңа Дума урта мәктәбендә язучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаров белән очрашу булды. Авылдашлары Нәҗип Думави исемен йөртә торган уку йортында аның бөек замандашы, каләмдәше Габдулла Тукайның 26 апрельдәге туган көненә әзерлекне сынау рәвешендә үтте кебек ул.

Мәһабәт ташпулатның беренче катында урнашкан балалар бакчасындагы сабыйлар белән күңелле аралашудан башланып китте әлеге шигьрият кичәсе. Үзләренең саны әллә ни ишле булмаса да, сыйфат белән, һәр эштә өлгерлек, зирәклек белән алдыралар икән болар. Ут чаткысы кебек 4-5 яшьлек Рианалар, Рамирлар, Ризатлар, Рәзиләләр ул истәлекле дата көнне башкарачак шигырьләре белән Илдус абыйсын бик теләп таныштырдылар, сорауларына чатнатып җавап бирделәр. Үз куллары белән эшләгән әйберләрне, рәсемнәрне күрсәткәндә исә, тәрбияче Алсу Вәлиуллина апаларына булышканда, кем әйтмешли, телләре телгә йокмады .

Аннары кичә бинаның югарырак катында, өлкән сыйныф укучылары белән дәвам итте. Мәктәп директоры Энҗе Хәйретдинова, очрашу кунагының иҗатын кыскача гына тасвирлаганнан соң, үзенә сүз бирде. Язучы үз чиратында исә даһи Тукайга багышланган шигырьләрен, яңа әсәрләрен укыды. Әңгәмә барышында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшчәнлеген яктыртты. Җөмләдән, әдәби ярышта җиңү яулаган үз әсәре уңаеннан кызыксынучыларга төпле җавап бирде. “Мондый конкурслар хәзергә билгесез халык талантларын тиз ачыкларга, аларны үсендерергә ярдәм итә”, диде ул. Тукай көненә үрнәк хәстәрлек белән бергә, ул балалар һәм үсмерләр өчен оештырылган шуңа охшаш бәйгеләрдә шәхсән катнашырга чакырды.

Р.Мәрдиева.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр