Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды

2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алуга түбәндәге ун кандидат билгеләнде.

Рафис Корбанов – «Рафис Корбан шигырьләре» балалар шигърияте җыентыгы өчен; Раниф Шәрипов – «Җомга», «Бөртек бөртек яктылык» китаплары өчен; Мансур Гыйләҗев – «Словарь любви» пьесалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б) өчен; «Казан Тукайга кайткан» спектакле иҗат төркеме – Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов; «Иакинф» балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;

Чулпан Закирова – «Беренче мәхәббәт», «Чегән биюе», «Гарәп биюе», «Сабантуй», «Казан сөлгесе», «Чирмешән кичәләре» хореографик композицияләре, «Зәңгәр шәл» «Казан хәзинәсе» музыкаль-хореографик спектакльләре өчен; Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; «Тукай моңы» әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; «Рәхмәт сиңа», «Балачакны сагынып», «Рәшә чыңы» шигырь җыентыклары өчен;

Юрий Гвоздь – «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен; Рөстәм Шәмсутов – «Балчыклы китап» («Глиняная книга») керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен; Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.

https://tatar-inform.tatar/ Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар