Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Г. Тукай әдәби музеенда «Тукай хәятына чумып…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла

17 март көнне 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда танылган татар язучысы, драматург, шагыйрь, публицист һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган «Тукай хәятына чумып…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла.

Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең даирәсе – замандашлары һәм фикердәшләре, аның иҗатын өйрәнүче галимнәр, язучылар белән бәйле күп чаралар оештырыла. Әхмәт Фәйзи – Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән шәхес, шуңа күрә бу чараның музейда узуы табигый.

Ә. Фәйзи ХХ гасырның 30 нчы елларында беренчеләрдән булып Г.Тукай образын драматургия жанрында «Тукай Җаекта» һәм «Тукай» пьесаларында гәүдәләндерә, «Тукай» кинолибреттосын яза. Гомеренең соңгы елларында «Тукай» романы өстендә эшли. Китап өчен материалларны Ленинград, Мәскәү, Алма-Ата архивларында эзли. Ике китап итеп уйланылган бу эпопеяны әдип 1947 елда яза башлый һәм беренче китабын 1950 елда тәмамлый. Кызганычка каршы, китапның икенче кисәге язылмыйча кала. 1952 елда дөнья күргән роман күп телләргә тәрҗемә ителә, татар телендә берничә тапкыр басыла. Халык шагыйре бөек Тукайның балалык һәм Җаек чоры биографиясен татар милләтенең язмышы белән тыгыз бәйләп, олы тарихи вакыйгалар фонында тасвирлаган әсәре өчен Ә.Фәйзи 1958 елда язучылардан беренче буларак Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.Ә.Фәйзи татар поэзиясендә интеллектуаль шигырь традицияләрен үстерүгә һәм баетуга күп хезмәт куя. Аның иҗатында юмор-сатира зур урын били, драматургия әсәрләре дә билгеле («Каеннар яфрак ярганда», «Беренче елмаю»). Театр сәнгатенең синтетик жанрларын берләштергән музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолары (Н. Җиһановның «Качкын», «Җәлил», М.Мозаффаровның «Зөлхәбирә» операларына, Ф.Яруллинның «Шүрәле», Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балетларына) бар.

Татарстан Республикасы Милли музее фондында күренекле татар шәхесләре белән бәйле күп санлы тупланмалар саклана. Алар арасында Ә. Фәйзинең шәхси әйберләре, төрле фотосурәтләр, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары да бар. Музей чарасы татар телендә югары сыйныф укучылары, студентлар һәм татар мәдәнияты белән кызыксынучылар өчен оештырыла.

Керү ирекле.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр