Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кама Тамагында Туфан Миңнуллинны искә алдылар

25 август көнне Кама Тамагы районының Мәрәтхуҗа авылында күренекле драматург Туфан Миңнуллинны искә алу чарасы узды. Кичәдә хакимият җитәкчеләре, язучылар, Туфан аганың авылдашлары, туганнары һәм татар зыялылары катнашты. Музей каршындагы мәйданда Туфан Миңнуллин утары каршында аның турында җылы истәлекләр яңгырады. Соңыннан авыл халкы язучының “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен карады. Әлеге спектакльне Рөстәм Галиев җитәкчелегендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сәхнәләштерде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева