Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туфан Миңнуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары тәмамланды

Кичә, 7 июльдә  Туфан Миңнуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары тәмамланды. Ул  Туфан Миңнуллинның  Ашыт буендагы җәйге йорты янында тантаналы төстә 6 июльдә ачылган иде.

Семинар ике көн дәвам итте, анда илледән артык кеше – драматурглар, театр бергечләре, режиссерлар, журналистлар, артистлар катнашты. Укылыр өчен теркәлү узган  дистәдән артык  әсәр  хакында  фикер алышулар булды.

Мансур Гыйләҗевның «Микүләй», Салават Юзеевның «Шау-шулы никах» пьесалары чарада катнашкан режиссерларда камил, инде сәхнәгә куелырга әзер әсәр буларак, кызыксыну уятты. Башкортстанда яшәүче драматурглар Халисә Мөдәррисованың «Соңгы сер», Флюр Галимовның «Прометей. Олимпның  төшүе» әсәрләре, рус драматургы Борис Вайнерның балалар өчен язылган «Про Машу, мишу и кашу» әкияте семинарда катнашучыларның югары бәясен алды. «Хыял артыннан» пьесасы – Илсөяр Иксанова һәм Гөлсинә Хәмидуллинаның  драматургиядә беренче адымы гына. Социаль челтәрләрдә, төрле сайтларда танышулар темасын нигез итеп алган әсәр композицион төзелеше буенча каршылыклы фикерләр, бәхәсләр уятса да, әлеге проблеманың актуаль икәнлеге белән һәркем килеште һәм әсәрне  камилләштереп бетерергә тәкъдим ителде. Альберт Гаделшинның иллюзион әверелешләргә, тылсымга бай «Төш юраучы» пьесасы, финалы эшләнеп беткән очракта, шулай ук театр сәхнәсенә лаек булырга мөмкин.

Хәбир Ибраһимның «Данагөл»е – әлеге  инде тәҗрибәле драматургның үз стиленнән тайпылмый язылган, мәхәббәт, капыл мөнәсәбәтләр, хыянәт темасын күтәргән  традицион пьесасы. Фикер алышуларда катнашучыларның бер өлеше әсәрне тулаем кабул итмәсә,  икенчеләр аның халык агылып йөри, «кассага» эшли торган спектакльгә әверелергә мөмкинлеген таныдылар.

Семинарда  Удмуртия драматурглары Петр Захаровның «Кылдысин», Василий Ушаковның «Дон Жуан өйләнә»  пьесалары да  укылды. Драматургияләре ягыннан шактый җете әлеге әсәрләр Татарстан һәм Башкортстан режиссерларында кызыксыну уятканмы юкмы – анысын киләчәк күрсәтер.

Профессиональ тәнкыйтьчеләр командасында Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, театр белгече Ильтани Илялова, филология фәннәре докторы  Әлфәт Закирҗанов, театр белгече Гөлшат Фәттахова бар иде. Семинарга тәкъдим ителгән әсәрләрнең театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан алдан укылуы эшне күпкә продуктив итте, драматургларга алар беренчел эмоцияләрдән азат, инде формалашкан киңәшләрен бирә алдылар. Фикер алышуларда шулай ук  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артистлары Булат Сәлахов, Рафил Сәгъдуллин, режиссерлар Илдар Вәлиев, Раушан Шәриф һ.б катнашты.

Ачык табигатьтә, җылы мөхиттә уза торган әлеге чарада катнашучылар аның алга таба да  рәсми кысалардан азат калуын  теләделәр. Бу формат – ихласлык форматы.

Туфан Миңнуллин исемен йөртүче III драматурглар семинарының чираттагысы 2021 елда узарга тиеш. Бәлки ул әле  Халыкара кимәлдә үк узар, кем белә…

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева