Россия Тикшерү комитетының
Татарстан Республикасы буенча
тикшерү идарәсе башлыгы
В.А.Липскийга
Хөрмәтле Валерий Андреевич!
Татарстан Язучылар берлеге Татарстанның халык артисты, Буа дәүләт драма театры директоры Раил Илдар улы Садриев тирәсендә барлыкка килгән вазгыятькә карата тирән борчылуын белдерә.
Раил Садриев – күренекле актер, тәҗрибәле җитәкче һәм менә дигән оештыручы. Зур булмаган шәһәрдә аның тырышлыгы белән Буа дәүләт драма театры оештырылды, ул региональ һәм федераль дәрәҗәдә киң танылу алды. Театр ил буйлап актив рәвештә гастрольләрдә йөри, дәрәҗәле фестивальләрдә катнаша, җиңүләр яулый. Ә быел “Дәрвиш” спектакле Россиянең иң дәрәҗәле театр премиясе саналган “Алтын битлек”нең номинанты булды, Раил Илдар улы исә “төп ир-ат роле” номинациясендә әлеге премиягә тәкъдим ителде.
Раил Садриев Татарстан мәдәнияте үсешенә ифрат зур өлеш кертә. Ул озак еллар дәвамында туган илебез мәдәниятен үстерүгә хезмәт итә һәм Россия, чит илләр сәхнәләрендә дә Татарстанның лаеклы улы буларак чыгыш ясый.
Раил Садриев театр җитәкчесе булу белән беррәттән, язучылар оешмасы һәм хәзерге драматурглар белән дә актив хезмәттәшлек итте. Ул язучылык сәнгатен популярлаштыруда һәм Татарстан авторларын киң даирәгә танытуда зур көч куйды. Раил Садриев җитәкләгән театр хәзерге драматургларның байтак әсәрләрен сәхнәләштерде, шул рәвешле, республикабызның әдәби мирасына, аны үстерүгә булышлык итте.
Шуңа да карамастан, Раил Илдар улы бар көч-егәрен куеп иҗтиһат иткән, гомерен багышлаган театр эшчәнлегеннән читләштерелде. Бу – республикабызның театры, әдәбияты һәм сәнгате өчен дә авыр сынау булып тора.
Без әлеге эшнең гадел рәвештә каралуына ышанабыз, һәм Сездән, хөрмәтле Валерий Андреевич, Раил Садриевка һөнәри эшчәнлеген дәвам иттерүдә булышлык күрсәтүегезне үтенәбез. Ул безнең республикабызның да, илебезнең дә лаеклы мәдәният эшлеклесе булып тора.
Хөрмәт белән,
Татарстан Язучылар берлеге исеменнән
Ркаил Зәйдулла,
ТРның Язучылар берлеге рәисе,
ТРның Дәүләт Советы депутаты,
ТР халык шагыйре,
ТР атказанган сәнгать эшлеклесе,
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Яңа комментарий өстәргә