Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тинчурин театрында Ркаил Зәйдулланың «Ашина» мистик драмасы чыкты

Тинчурин театрында куелган «Ашина» спектакленең пьеса авторы Ркаил Зәйдулла премьерада үз әсәрен танымыйча торуын әйтте. «Мин яздыммы икән моны дип шикләнеп утырдым. Сүз дә юк – әйтергә теләгән фикерләр барысы да минеке. Әмма куелганчы пьеса өч тапкыр үзгәрде», диде ул спектакльне карагач.

«Минем китапка кергән «Ашина» пьесасы бөтенләй бүтән. Режиссер аны шулай үзгәртте, ә мин ризалаштым. Спектакль чыгару бик мәшәкатьле эш», дип дәвам итте ул.

Тинчурин театрында Ркаил Зәйдулланың «Ашина» пьесасын чакырылган режиссер Илсур Казакбаев сәхнәләштерде. Пьеса 20 еллар элек язылган һәм моңарчы бер дә куелмаган иде.

Тинчурин театры 2021 елда театраль лаборатория кысаларында эскиз чыгарган иде. Ркаил Зәйдулла ул эскизны да бик ошатканлыгын искә төшерде.

ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев залда яшьләрнең күп булуын ассызыклап сөенечен белдерде.

«Минем әтинең әтисен 1937 елны кулга алып 1938 елда Спас төрмәсендә атып үтерәләр. Хәзер «Ул вакытта шулай кирәк булгандыр инде», дип Сталинны кайтармакчы булганнар да бар. Шул дөнья кире кайтмасын өчен мондый спектакльләр бик кирәк», – диде ул.

«Минем Зәйдулла бабайны – бабайның әтисе була инде – 1937 елны алалар, 1942 елда төрмәдә ачлыктан үлә. Әби ягыннан Сәгъди мулла сугыш вакытында лагерьда утыра. Тугыз малае сугышка китеп алтысы ятып кала», дип кушылды Ркаил Зәйдулла да.

  • Спектакльнең жанры мистик драма дип билгеләнгән. Сценограф – Сулпан Азаматова. Хореограф – Ольга Даукаева. Ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров.
  • Спектакльне тагын 10 мартта карарга мөмкин булачак.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина