Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тел комиссиясе үткәргән ябык бәйге җиңүчеләренең исемнәре билгеле

Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурс комиссиясе җиңүче авторларның исемнәре язылган конвертларны ачты. Конвертлар Татарстан язучылар берлегендә телевидение һәм “Татар-информ” журналисты катнашында ачылды.

«Шигырь» номинациясе:

I урын — Лилия Гыйбадуллина (Нәүрүзбәк) «…көн коела уйчан тәрәзләргә»;

II урын — Лилия Гыйбадуллина (Шоңкар) «Кош юлы»;

III урын — Әлфия Зиннурова (Кашкарый) «Туган телем»,

«Поэма» номинациясе:

I урын — Лилия Гыйбадуллина (Әхмәр) «Гали Рәхим»;

II урын — Рафис Корбан (Бүре), «Казан»;

III урын — Марат Кәбиров (КАФ) «Автомат һәм шигырь дәфтәре».

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

1 урын. Әнвәр Шәрипов (Шомырт), «Мин бит татар баласы».

2 урын. Лилия Фәттахова (Л.Әхмәт) «Суалчан». Чаллы

3 урын. Г.Гафарова (Назгөл), «Чыршылы аш», Башкортстан.

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

1 урын. Хәбир Ибраһим (Музей) «Айфон- патефон».

2 урын. Йолдыз Шәрапова (∞) «Медальле эт».

3 урын. Гөлүсә Батталова (Сабый акылы), «Җиләктә».

«Балалар әдәбияты. Хикәя» номинациясе

1 урын. Лилия Фәттахова (Л. Әхмәт), Чаллы «Телефон иясе».

2 урын. Булат Ибраһимов, Китап сатучы, «Азалия язмалары».

3 урын. «Күзәй эзләп үткән җәй». Гомәрия.

«Үсмерләр әдәбияты. Хикәя»

1 урын. Гүзәл Шакирова (Су малае) «Африкада өрәңге үсәме»;

2 урын. Гузэл Шакирова (Бала күңеле) «Җиләк тәме»;

3 урын. Ләйсэн Абдрахманова (Nisan), I had a friend… (Минем дустым бар иде)..

«Үсмерләр әдәбияты. Повесть»

1 урын. Лилия Гыйбадуллина ( Хамис Сафиуллин) «Бишенче гомер».

2 урын. Алмаз Гыймадиев (Тимербулат) «Киләчәктән килгән малай».

3 урын. Илдус Диндаров (Ризаетдин) «Ак төннәрнең кара көннәре».


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина