Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Теләчедә язучы Фәнил Галиев яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Теләче районында Татарстанның атказанган юристы, юстиция советнигы, хезмәт һәм прокуратура ветераны, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәнил Галиевның 1993-2020 елларда яшәгән йортында истәлек тактасы ачылды. Исән булса, язучыга бүген 83 яшь тулган булыр иде.

Тантанада Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Президенты администрациясе житәкчесенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Россия Федерациясе Федераль җыенының 8 нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Рөстәм Калимуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Корбанов, Фәнил Галиевның хезмәттәшләре, иҗатташлары, туганнары катнашты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева